Бу ялларда Казанда «Яшьләр глобаль көн тәртибендә.Яшьләр сәясәте: дөнья һәм региональ тәҗрибә» халыкара фәнни – гамәли конференциясе үтә(алга таба-Конгресс).Яшьләр сәясәте өлкәсен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карарга, бүгенге көн актуаль сорауларын исәпкә алып, яшьләр белән эшләүдә яңа алымнар эшләргә дөньяның төрле почмагыннан 200 артык белгеч җыелды.
Пленар утырыш барышында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның ведомствоара характерда булуы әһәмиятен билгеләп үтте. Министр билгеләп үтүенчә, яшьләр белән эшләүгә дәүләт хакимиятенең барлык тармакларын да җәлеп итәргә, шулай ук һәрбер министрлыкта яшьләр сәясәте эшләре өчен җаваплы урынбасарны билгеләргә кирәк. Әлеге урынбасарның төп бурычы – яшьләрне төрле программалар формалаштыруга һәм тормышка ашыруга җәлеп итү, аларны яшьләр өчен кирәкле һәм кулай итү.
Үрнәк буларак, Фәттахов, һәр ведомствода министр урынбасары йөзендә чыгыш ясаучы CDTO (Chief Digital Transformation Officer) вазифасын китерде. Министр урынбасары тирәсендә бөтен министрлыкның санлы җитлегүен арттыру мәсьәләсенә тиешле игътибар бирүче команда формалаша.Әлеге вазифаның барлыкка килүе бүгенге шартларда дәүләтнең цифрлы трансформация кичерүенә бәйле.
«Минем уйлавымча, яшьләр белән эшләү сорауларының актуальлеге калганнардан ким түгел. Бу залда утыручылар белән бергә без федераль һәм төбәк яшьләр сәясәтенең заман таләпләренә туры килә торган яңа алымнарын, чишелешләрен һәм модельләрен тәкъдим итә алырбыз, дип ышанам», - дип билгеләп үтте министр.
Яшьләр сәясәтенең дәүләт федераль стандарты турындагы фикер Дамир Фәттахов тарафыннан бүген актив рәвештә социаль-актив ролен күрсәтүче, новатор чишелешләрен тәкъдим итүче, иҗтимагый үзгәрешләрне стимуллаштыручы яшьләр тәлапләренә җавап буларак тәкъдим ителде.