19-21 мартта Татарстанда «Яшьләр Глобаль көн тәртибендә. Яшьләр сәясәте: дөнья һәм региональ тәҗрибә» халыкара конгрессы үтте.
Конгресста 200 кеше катнашты, алар яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне берләштерәчәк һәм хәзерге заманның актуаль чакыруларын исәпкә алып, яшьләр белән эшләүдә яңа алымнар эшләячәк
Конгрессның пленар утырышы барышында чакырылган кунаклар һәм чыгыш ясаучылар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов тәкъдим иткән идеяне яклап чыктылар. Идея эчтәлеге буенча, ягъни яшьләр сәясәте учреждениеләре номенклатурасын һәм һәр муниципалитетта тәэмин ителеш нормасын ныгыту өчен, ил төбәкләреннән галимнәр һәм экспертлар катнашында Ведомствоара эшче төркем төзү турында фикер алыштылар.
Казанда 3 көнгә эчтәлекле идеяләр белән белгечләр җыелды, аларның тәҗрибә һәм белемнәре яшьләр сәясәтен алга таба гамәлгә ашыру өчен кыйммәтле булачак.
Россия һәм чит ил экспертлары арасында Европа Советының Яшьләр эшләре буенча Консультатив совет рәисе Андреа Угриноска, Стив Ли – БМО ның балалар һәм яшьләр эшләре буенча төп төркеменең оештыру партнеры, Федерико Занноти – Болонский университеты (Италия) профессоры, шулай ук «Югары икътисад мәктәбе» Милли тикшеренү университетының Санкт – Петербург филиалы яшьләр тикшеренүләре үзәге директоры Елена Омельченко, « Развитие человеческого капитала » АКБОның генераль директоры Максим Киселев, Россия Фәннәр академиясенең Федераль фәнни – тикшеренү социология үзәгенең социаль – сәяси тикшеренүләр институты директоры урынбасары Юлия Зубок һәм яшьләр аудиториясен өйрәнү экспертлары, Россия галимнәре, тикшеренүчеләр һәм укытучылар, студентлар, бакалаврлар, магистрлар һәм аспирантлар, яшьләр эшләре органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, яшьләр сәясәте учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр вәкилләре бар иде.
Секцияләрнең модераторлары сыйфатында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, инновацияләр белән идарә итү институты директоры «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең менеджмент һәм эшкуарлык эшчәнлеге кафедрасы мөдире Раушания Зинурова,, «Россия яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы» иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе рәисе Григорий Петушков, дөньяның яшьләр сәясәте һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры – Россия Технология университеты директоры Вадим Козлов һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Педагогика, психология һәм социаль проблемалар институты» Федераль дәүләт фәнни учреждениесе директоры Вадим Козлов чыгыш ясады.