Халыкара конгресс катнашучылары илләрнең һәрбер муниципалитетында яшьләр сәясәте учреждениеләренең тәэмин ителеш нормасын булдыру һәм нигезләүне тәкъдим итте

2021 елның 20 марты, шимбә

19-21 мартта Татарстанда «Яшьләр глобаль көн тәртибендә. Яшьләр сәясәте: дөнья һәм региональ тәҗрибә» халыкара фәнни – гамәли конференциясе үтә.Конгресста яшьләр аудиториясен өйрәнү өлкәсе экспертлары, шулай ук Россия галимнәре, тикшеренүчеләре, укытучылары, студентлары, бакалаврлар, магистрлар һәм аспирантлар, яшьләрнең һәм яшьләр сәясәтен өйрәнүгә караган фәнни мәнфәгатьләре өлкәсе, Яшьләр эшләре органнары, яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар вәкилләре, яшьләр эшләре буенча органнар, яшьләр сәясәте учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар вәкилләре – барлыгы 200 кеше катнашты.

Пленар утырыш кысаларында Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов яшьләр сәясәтенең федераль стандарты булмавын искәртте һәм илнең һәр муниципалитетында яшьләр сәясәте учреждениеләренең тәэмин ителеше нормасын беркетергә тәкъдим итте.

Дамир Фәттахов фикеренчә, яшьләргә дәүләт ярдәмен күрсәтергә тиешле яшьләр сәясәте тармагы үзе дә инфраструктур, финанс, норматив яклардан тәэмин ителмәгән булып тора.

«Моннан тыш, федераль законда«Дәүләт яшьләр сәясәте» төшенчәсе булмауга бәйле рәвештә, бүген безнең төбәк закон чыгаручысы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда дәүләтнең төп ролен һәм 25 елдан артык булган төбәк законыннан ДЯС төшенчәсен төшереп калдыруны йөкли», - дип игътибар итте министр.

Заманның актуаль таләпләренә мондый җавап Федераль дәүләт белем бирү стандартына бертөрле аналог булып торачак.

«Яшүсмерләр клубында дипломнар һәм мактау кәгазьләре артыннан куарга кирәкми, без балаларны мәктәпкә әзерләү түгәрәкләре белән эшчәнлегебезне алыштырырга тиеш түгел.Безнең эш – яшүсмерләрне нәкъ менә яшәү урыны буенча мөмкин кадәр күбрәк эш белән тәэмин итү, аларны өйләреннән ерак булмаган эшчәнлеккә җәлеп итү өчен шартлар тудыру. Әйтик, тиешле федераль норматив бар икән, беркем дә микрорайонда мәктәп, ә һәр муниципалитетта үз мәдәният йорты булырга тиеш дигән шик тудыра алмый. Әмма яшьләр объектларына карата мондый бермәгънәле позиция хәтта якын да тормый», - дип билгеләде Фәттахов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International