2021 елның 19-21 март көннәрендә Казанда «Яшьләр Глобаль көн тәртибендә. Яшьләр сәясәте: дөнья һәм региональ тәҗрибә» халыкара конгрессы үз эшен тәмамлады.
Конгресста ике көн дәвамында оффлайн форматында Россиянең 34 регионыннан, якын һәм ерак көнчыгыш илләреннән (Канада, Испания, Кытай, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Чили, Әзербайҗан, Италия) 400дән артык катнашучы (74 галим, яшьләр сәясәте өлкәсендә тикшеренүче, яшьләр сәясәте өлкәсеннән 153 белгеч, 103 студент, аспирант, югары уку йортлары вәкилләре, 70 яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре) катнашты. Моннан тыш, Конгрессның трансляциясе Zoom платформасында һәм социаль челтәрләрдә алып барылды, ул 1000нән артык карау җыйган. Конгресс кысаларында 95 эксперт һәм катнашучы доклад белән чыгыш ясадылар.
Конгресста бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләре күтәрелде: барлык процессларны глобаль цифрлаштыру; хәзерге яшьләрнең кыйммәтләре; халык белән идарә итүне трансформацияләү; яшьләрнең глобаль процессларда катнашуы; яшьләр мохитен тикшерү нәтиҗәләре.
Фәнни һәм яшьләр бергәлеге тарафыннан түбәндәге инициативалар яисә карарлар тәкъдим ителде:
- яшьләр мохитен тикшерүчеләрнең тәҗрибәсе белән уртаклашу, фәнни мохиттә остазлыкка һәм дәвамчанлыкка ярдәм итү максатларында мондый чараларны даими нигездә уздыру зарурилыгы;
- яшьләр сәясәтен тормышка ашыру стандартын эшләү;
- халыкара яшьләр хезмәттәшлеге өлкәсендә кадрлар әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрүнең комплекслы программасын эшләү;
- халыкара яшьләр чаралары һәм алмашуларның сан күрсәткечләрен һәм тематикасын, катнашучыларның социаль-демографик составын, Россия яшьләре, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм яшьләр белән эшләү белгечләренең яшьләр белән эшләү буенча мәгълүмат чыганакларын, яшьләр арасында халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләре, халыкара чараларда һәм алмашуларда катнашуны мотивацияләү, алга таба аның нәтиҗәләре буенча 2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе яшьләр халыкара хезмәттәшлеген үстерү стратегиясен эшләү мөмкинлеге бирәчәк социологик тикшеренүләрне үткәрү.
Шулай ук катнашучылар яшьләр сәясәте өлкәсендәге актуаль сорауларга җавап бирә торган гамәли тикшеренүләргә ярдәм итү вариантларын карау, «Россия яшьләре» АИС ресурсында яшьләр сәясәте китапханәсен булдыру, яшьләр сәясәте өлкәсенең концептуаль һәм методик мәсьәләләре, тикшеренүләр нәтиҗәләре турында фикер алышу өчен педагоглар, галимнәр, белгечләрнең онлайн берләшмәләре челтәрен булдыру тәкъдиме белән чыктылар. Мондый берләшмәнең актуальлеге һәм форматы турында онлайн-сораштыру старт алды инде.
Конгресс нәтиҗәләре буенча резолюция әзерләү һәм катнашучыларның чыгышлары һәм мәкаләләре белән материаллар җыентыгын чыгару, шулай ук аларны «Вестник экономики, права и социологии» һәм «Управление устойчивым развитием» фәнни журналларында урнаштыру планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Конгрессны үткәрү инициаторы – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан - Мөмкинлекләр территориясе» оешмасы каршындагы Фәнни-методик совет.Чара РФ гражданнары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы кысаларында Росмолодежьның грант чаралары хисабына уза.
Конгрессны «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештырды.