26 март көнне Казанда «Белгечләрнең эмоциональ яктан буш калуын профилактикалауга юнәлтелгән биопсихосоциорухи якын килү» Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Чара онлайн форматта үтәчәк дип көтелә.
Конференция халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасын формалаштыру һәм үстерү концепциясе кысаларында үткәрелә.
2019 елдан башлап Татарстан психологик хезмәтләрнең уникаль ведомствоара эшен формалаштыра. Хезмәт психологик ярдәм күрсәтү сыйфатын арттыруга юнәлгән. Бу эшчәнлектә координатор буларак ТР Яшьләр эшләре министрлыгы билгеләнде. Әлеге яңа юнәлеш буенча Министрлык эшчәнлеге Татарстан Республикасы халкына психологик ярдәм күрсәтү системасының ведомствоара эксперт советы тарафыннан җайга салына, аның рәисе-Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Ике ел эчендә диярлек бу юнәлеш буенча халыкка психологик ярдәм күрсәтүне оештыруның ведомствоара региональ моделен формалаштыруга; ведомство психологик хезмәтләре һәм тулаем система эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тәэмин итә торган берничә норматив документлар эшләүгә; Татарстан халкының психологик проблемаларын синхронизацияләү һәм килешенгән хәл итү өчен профессиональ психологик берләшмә оештыруга ирешелгән.
2020 елда халыкка психологик ярдәм күрсәтү системасының актуаль торышы мониторингы үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча, психологик берләшмәнең иң мөһим мәсьәләләренең берсе – белгечләрнең эмоциональ яктан «янып бетүен» профилактикалау.
Конференциядә катнашучылар психологик сәламәтлек өлкәсе белгечләренең эмоциональ бушлык халәтенә күчүенең медик-психологик аспектлары; белгечләрнең һәм аларның эшен оештыручыларның һөнәри эшчәнлеге структурасында биологик, психологик, социаль һәм рухи ихтыяҗларның нисбәте; эмоциональ януны коррекцияләүнең терапия алымнары; хроник стрессны профилактикалау: санлы эра шәхесенең ресурсларын торгызу һәм башка темалар турында сөйләшәчәкләр.
Конференциядә яшьләр сәясәте, мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, шулай ук табиблар, педагоглар, социаль өлкә белгечләре, Россиянең 8 төбәгеннән (Удмуртия, Саха (Якутия), Кырым, Әстерхан, Киров, Сахалин, Самара өлкәләре, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автоном округлары) яшьләр белән эшләү буенча белгечләр катнашыр дип көтелә.Спикерлар буларак Татарстан Республикасы, шулай ук Чехия һәм Германия галимнәре һәм уңыш биләгән практиклары чыгыш ясаячак.
Чараны ТР Хөкүмәте ярдәме белән КДМА психотерапия һәм наркология кафедрасы белән берлектә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.Трансляциягә сылтама.