Яңа сезон һәм яңа мөмкинлекләр: Татарстан «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсына кушылачак

2021 елның 26 марты, җомга

Бүгенге көндә илдә  «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектларының берсе – «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы старт ала.

Мәктәп укучылары өчен иң масштаблы конкурсның яңа сезонын ачу өч көнлек онлайн-марафон форматында үтә, һәм, 28 март, зур үзгәрешләр көнендә тәмамланачак.

Өч көн дәвамында туры эфирда марафон тамашачылары Россиянең зур компанияләре, Югары уку йортлары, музейлары буенча онлайн-экскурсиядә булачаклар, шулай ук, иҗади конкурс – челленджларда катнаша алачаклар.

Укучылар өчен лекция һәм мастер-классларны фән, технологияләр, сәнгать һәм медиа өлкәсе экспертлары укыячак. TED форматында танылган блогерлар белән конкурс җиңүчеләренең  дискуссиясе үтәчәк. Шулай ук, марафон кысаларында, «Озын тәнәфес»нең беренче сезонында катнашкан әти-әниләр һәм педагог-остазлар белән сессияләр үтүе көтелә. Илнең төрле төбәкләреннән конкурс җиңүчеләре үзләренең уңыш тарихлары белән туры эфирда бүлешәчәкләр.

Марафон кысаларында, 27 март көнне Татарстанда  Сибгатуллиннар гаиләсе белән иҗади очрашу үткәрелә. Алар иҗади гаиләнең хәзерге көн кыйммәтләре турында сөйләп китәчәкләр. Очрашудан соң яшүсмерләр туры эфирда «Озын тәнәфес»нең федераль кунаклары белән сөйләшә алачаклар.

Онлайн-марафонның кунаклары арасында Россиянең халык артисты Владимир Машков, Россия Ворлдскиллс генераль директоры Роберт Уразов, алып баручылар Сергей Малоземов, Эрнест Мацкявичюс  һәм Дмитрий Губерниев, җырчы Манижа булачак.

Онлайн-марафон Юлианна Караулова, Егор Шип, Pizza төркеме һәм башкалар катнашындагы бәйрәм концерты белән тәмамланчак.

Онлайн-марафон трансляциясен ВКонтакте социаль челтәрендә, конкурсның рәсми аккаунтында карап булачак.

«Озын тәнәфес – барлык яшүсмерләр өчен үзләрен яңа яктан ачырга, күрсәтергә менә дигән мөмкинлек ул. Ялгышырга курыкмыйча, үз сәләтеңне күрсәтә алу урыны. Бүгенге көндә компетенцияле булу, софт-скиллз, үзенчәлекле фикер йөртү һәм командада эшли белү күнекмәләре зур әһәмияткә ия. Конкурска сайлап алуның төп ягы - өлгерешне бәяләү түгел, ә хәзерге дөньяда мәктәп укучыларына кирәкле күнекмәләрнең булу-булмавы», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Катнашучыларны теркәү bolshayaperemena.online платформасында 2021 елның 1 июненә кадәр ачык.

Конкурсның беренче этаплары дистанцион рәвештә узачак, катнашучылар шәхес тибына, интеллект төренә тест уза алачак. Шулай ук дистанцион форматта кейс биремнәрен хәл итү дә узачак. Конкурсның югары сыйныф укучылары өчен турыдан-туры катнашу ярымфиналы барлык федераль округларда, ә финалы 2021 елның ноябрендә «Артек» лагерында узачак.

Белешмә:

Конкурсның яңа сезонында югары сыйныф укучылары белән берлектә 5-7 сыйныф укучылары да катнаша алачак. Алар өчен махсус геймификацияләнгән трек әзерләнәчәк, конкурс финалы исә 2021 елның июлендә «Артек»та узачак.

Бу яшь категориясендә 300 җиңүче билгеләнәчәк, алар Мәскәүдән Владивостокка кадәрге «Озын тәнәфес» поездында суперприз – «Хыялдагы сәяхәт»кә ия булачаклар.

Беренче тапкыр мәктәп укучылары белән бергә «Озын тәнәфес»тә Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары да катнаша ала. 8-10 сыйныф укучылары кебек үк, конкурста җиңүчеләр акчалата приз алачаклар.10 сыйныфта укучы 300 укучы һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 3-4 курс студенты 1 миллион сум алачак, 8-9 сыйныфларда укучы 300 һәм 1-2 курсларда белем алучы 150 студент 200әр мең сум алачак.

5-7 сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» финалы җиңүчеләрен әзерләгән педагоглар 100әр мең сум акча алачак. Җиңүчеләр-өлкән сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү студентларының педагог-остазлары 150шәр мең сум акча алачак. Төп һәм өстәмә белем бирү буенча 30 иң яхшы белем бирү оешмасы һәм җиңүчеләрне әзерләгән 20 урта һөнәри белем бирү оешмасы белем бирү мөмкинлекләрен үстерүгә һәм техник җиһазлауга 2әр миллион сум акча алачак.

«Озын тәнәфес»нең максатлар палитрасы да киңәюе көтелә. Беренче сезонда конкурс 9 юнәлештә узды: фән и технологияләр («Создавай будущее!»), сәнгать  һәм иҗат («Твори!»), журналистика һәм яңа медиалар («Расскажи о главном!»), волонтерлык («Делай добро!»), тарихи хәтер («Помни!»), сәламәт яшәү рәвеше («Будь здоров!»), экология («Сохраняй природу!»), урбанистика («Меняй мир вокруг!»), сәяхәт һәм туризм («Познавай Россию!»). Яңа сезонда исә белем бирү технологияләрен үстерүгә юнәлтелгән «Открывай новое», яшьләр эшмәкәрлегенә багышланган «Предпринимай!» һәм «Юнармия» хәрәкәте партнерлыгы астында чыккан махсус «Служи Отечеству!» юнәлешләре өстәләчәк.

«Озын тәнәфес» конкурсын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Росмолодежь ярдәмендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International