Бүген Казанның Җиңү паркы терриоториясендә «Хәтер вахтасы - 2021» республика акциясенең ачылу тантанасы үтте.
Чарада эзтабарлар отряды, студентлар, мәктәп укучылары, республиканың ветеран һәм яшьләр оешмалары вакилләре катнашты. Тантаналы чара кунаклары буларак Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Виктор Демидов, Россия Федерациясенең Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге комитеты рәисе урынбасары Александр Поляков һәм башкалар катнашты.
«Хәтер вахтасы - 2021» - сугыш кырларында вафат булып калган геройларны эзләү экспедициясен оештыру, эзтабарлар тарафыннан табылган вафат сугышчыларны җирләү, шулай ук солдатларның һәм аларның туганнарына шәхси әйберләрен тапшыруга юнәлдерелгән проект.
2021 елның язында Татарстанның 40 эзтабар отрядларына кергән 400 артык кеше Бөек Ватан сугышының кан коелган урыннарына – Волгоград, Ленинград, Түбән Новгород, Ростов, Смоленск, Тверь өлкәләренә, Кырым һәм Карелия Республикаларына юл тотачаклар.
Эзләү эшләрен башлау сезонын ачу кысаларында Татарстан Республикасының «Отечество «берләшмәсе» РОО эзтабарлар отрядлары командирлары советы утырышы булды, аның барышында 2021 елда эзләү эшләре, чараларны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.
Эзтабарлар отрядлары җитәкчеләренә Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Ватанны саклап һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү идарәсе һәм «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте белән расланган план нигезендә эзләнү экспедицияләре үткәрүгә юлламалар тапшырылды.
Аннан тыш, 1 февральдән 27 март аралыгында Татарстан Республикасы районнарында үткәрелгән «Хәтер маршы-2021» яшьләр походына нәтиҗәләр ясалды. Чара Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган иде. Хәтер маршының иң актив катнашучыларына бүләкләр һәм поход өчен кирәкле әзбаплар тапшырылды.
Тантана ахырында Татарстан Республикасының «Отечество «берләшмәсе» Бөек Ватан сугышы ветераннарына патриотик тәрбия бирүдә һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль-икътисадый проблемаларын хәл итүдә актив катнашканы өчен «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» истәлекле медале белән бүләкләнде.
Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Казан шәһәре администрациясе ярдәмендә Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы оештырды.