«Тоталь диктант»ка теркәлү башланды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Тоталь диктант» Бөтендөнья грамоталылык акциясенә теркәлү башланды. 10 апрельдә 14:00 сәгатьтә 70 илдән 1000нән артык шәһәрдә  рус теле буенча белемнәрен тикшерәчәкләр.

Диктант - 2021нең авторы — язучы, радио дикторы, журналист, сценарист, «Метро 2033», «Метро 2035» һәм «Текст» кебек бестселлерларның авторы Дмитрий Глуховский. Акция өчен ул махсус  мирас һәм хатын-кызларның үз максатларына ирешүе, үсеше темасына багышланган тулы бер хикәя язды.

Автор болай дип әйтә: «Мин тере, хис-кичерешләр белән сугарылган тарихны язарга теләгән идем, ул минем гаиләмдәге вакыйгалар белән илһамланган». Язылган текст мотивлары буенча кыска метражлы «Обещания» фильмы төшерелгән, ул барлык мәйданчыкларда диктант язар алдыннан күрсәтеләчәк. «Мин үземнең гаиләмдә булган вакыйгалар белән илһамланып, тирән хис-кичерешләр белән сугарылган тарих язарга теләдем», - ди автор.

Татарстан Республикасында рус теле буенча диктантны республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 400 дән артык мәйданчыкта язарга мөмкин булачак.

2021 елда диктант язу буенча төп мәйданчыклар булып А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты торачак. Диктантны шулай ук профсоюзлар Федерациясе, «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясендә, район һәм шәһәр Халыклар дуслыгы йортларында, Казан шәһәрендәге «Мега» сәүдә үзәгендә, «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» киләчәк мәктәбендә, Казан шәһәренең 93 нче гимназиясендә, Яр Чаллы шәһәрендәге IT-паркта һәм республиканың башка күп кенә мәйданчыкларында язарга мөмкин булачак.

Акциянең махсус оештырылган мәйданчыкларында чит ил студентлары TRuD тестын язачак, анда диктантның гадиләштерелгән тексты һәм рус теле буенча тест узачак. Диктантны Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенең әйдәп баручы экспертлары, укытучылары һәм филологлары тикшерәчәк. Татарстан Республикасында акцияне оештыручылар: «Мәдәният һәм диалог үзәге» яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә, ТР Яшьләр эшләре  министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан федераль университеты ярдәмендә ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе,

Белешмә:

Тоталь диктант - ел саен  диктант язу формасында белем бирү акциясе. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Акциянең максаты-үзеңнең грамоталылыгыңны тикшерү, хәзерге дөньяда белемле булу һәр кеше өчен бик мөһим булуын күрсәтү;  милләтара аралашу теле буларак, рус теленең матурлыгы, аның күпкырлы булуы һәм бөек рус әдәбияты белән кызыксынучыларны берләштерү.

Татарстан Республикасында 2020 елда 418 мәйданчыкта диктант язуда 11 534 кеше  катнашкан.

Проект турында тулырак мәгълүмат totaldict.ru. сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International