Казанда «Break Bars Battle» үтте

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

13-14 март көннәрендә Казанда ел саен үткәрелә торган «Break Bars Battle» балалар һәм яшүсмерләрнең брейк-данс буенча Бөтенроссия турниры үтте. Чарада Россиянең төрле почмакларыннан 27 команда һәм 262 катнашучы көч сынады.

«Break Bars Battle» - Россиянең Казан шәһәрендә иң яхшы брейк-данс биючеләрен үз колачына җыя торган балалар һәм яшүсмерләрнең брейк-данс турниры. 3 ел проектның уңышлы гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсендә, турнир зур популярлык казанды. Оештыручылар 1500 артык катнашучыларны туплый алды.

Ел саен Россия регионнарында сайлап алу этаплары үтә, җиңүчеләр исә Казанга, үз регионының данын якларга җибәреләләр. 25 июнь Лозаннада (Швейцария) Халыкара Олимпия Комитеты сессиясе 2024 елгы Парижда үтәсе Олимпия уеннарының исемлегенә брейкингны кертү тәкъдимен кабул итте. Турнир халыкара аренада катнашу өчен брейк-дансның яшь биючеләре өчен башлангыч нокта булып тора. Шулай, Россиянең барлык төбәкләреннән иң яхшы яшь биючеләр бер-берсе белән бер мәйданчыкта бию көчен сыный алалар.

Проект брейкингны, яшьләр һәм балаларның сәламәт яшәү рәвешен, спорт белән даими шөгылләнеп торуын, шулай ук, популярлаштыруга, шулай ук брейк данс белән шөгыльләнүче балаларга һәм үсмерләргә олы яшьтәге спортчылардан тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар тудыру һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Шунысын билгеләп үтү мөһим, проект 5 тапкыр ТР Икътисад министрлыгы, «Татнефть» хәйрия фонды, «Бирюса 2020» федераль грант конкурсы һәм «Ритэк»ГАҖ грант конкурсларында ярдәмгә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International