Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлануга 7 көн калды

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына физик затлардан һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларыннан гаризалар кабул итү төгәлләнә.

Белем бирү оешмалары өчен гаризалар кабул итү 7 апрельдә Мәскәү вакыты белән 14:00 сәгатьтә, физик затлар өчен Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә тәмамлана. Катнашучыларның ике категориясе өчен дә конкурс читтән торып уза.

Физик затлар өчен конкурс.

Катнашучылар: 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган Россия Федерациясе гражданнары.

Грантның максималь размеры: 2,5 млн сум.

Номинацияләр:

 - Студентлар инициативасы;

  - Иреклелек;

 - Социаль лифтларны үстерү;

  - Иҗат яшьләре башлангычлары;

  -  Патриотик тәрбия;

  - Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;

  - Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;

  -  Гаилә кыйммәтләрен ныгыту;

  - Яшьләр медиа.

Физик зат бер проектны  үз эченә алган бер номинациядә бер генә гариза бирә ала.

«Россия яшьләре» АИСка заявка тутырганда, физик затлар өчен яңартылган методик рекомендацияләрдән файдаланыгыз.

Проектның календарь планын планлаштырганда чаралар үткәрү даталарын 2021 елның июненнән 2022 елның маена кадәр күрсәтергә тәкъдим ителде.

Югары уку йортлары арасында конкурс.

Катнашучылар: Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән югары белем бирү оешмалары (казна учреждениеләреннән тыш) конкурс уздыруга бер елдан да соңга калмыйча.

Грантның максималь размеры: 15 млн сум.

Номинации:

-  Иреклелек;

- Иҗат яшьләре инициативалары;

- Һөнәри осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән чаралар;

-Яшьләр медиа;

- Патриотик тәрбия;

 - Яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара хезмәттәшлек;

 -  Социаль лифтларны үстерү;

 - Студентлар клубларын үстерү;

 - Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм;

 - Студентлар отрядлары;

  - Студентлар үзидарәсе;

  - Гаилә кыйммәтләрен ныгыту.

Белем бирү оешмасы һәр номинация буенча өчтән дә артык булмаган проектны үз эченә ала торган бер генә гариза да  бирергә хокуклы.

«Россия яшьләре» АИСка  заявка тутырганда югары уку йортлары өчен яңартылган методик рекомендацияләр кулланыгыз. Проектның календарь планын планлаштырганда чаралар үткәрү даталарын 2021 елның июненнән 2021 елның декабренә кадәр күрсәтергә тәкъдим ителде.

2021 елда Конкурс Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яшьләр проектларының  Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләренә федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 15 сентябрендәге 1436 номерлы карары нигезендә үткәрелә. Конкурсның тулы кагыйдәләре белән конкурс үткәрү турында игъланда танышырга мөмкин.

Росмолодежь  Яшьләр инициативаларының грант конкурсы «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасына керә.

«Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылды. «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО 26 проектны берләштергән шул исемдәге платформаны  җәелдерә.

 


 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International