Россия студентлар язы каверлар бәйгесе турында игълан итте

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрель көнне  «Россия студентлар язы» XXIX Бөтенроссия фестивале көннәре алдыннан фестивальнең мәгълүмати партнеры-ВКонтакте социаль челтәре ярдәмендә талантлы авторлар өчен VK Talents программасы кысаларында каверлар бәйгесе старт алды.

Теләге булган һәр кеше «Сормовская лирическая» яки «Течёт река Волга» композицияләрен үзенчәлекле итеп башкарып, 1,5 минуттан күп булмаган видео төшерә ала. Видеоязманы 23 апрельгә кадәр Вконтакте социаль челтәрендә үз аккаунтыңда #vktalents_vesnaNN800 хештегы белән урнаштырырга кирәк.

Бәйгенең  җиңүчесе 5 көнгә «Кояш баю башкаласы» на  барып, «Россия студентлар язы - 2021» сәхнәсендә чыгыш ясыячак, шулай ук Түбән Новгород өлкәсеннән махсус бүләк  - җырны профессиональ яздыру һәм клип төшерү мөмкинлегенә ия булачак.

Тулырак мәгълүмат «Вконтакте с авторами» рәсми берләшмәсендә.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 15 маеннан 20 маена кадәр Түбән Новгород «Россия Студентлар язы» XXX Бөтенроссия фестивале кысаларында Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 3 500 студент кабул итәчәк. Фестиваль Түбән Новгород шәһәренең 800 еллыгын бәйрәм итүнең көн тәртибенә кертелгән.

Россия яшьләр берлегенең «Россия Студентлар язы» фестивале «Мәгариф» милли проектының «Социаль лифтлар һәркем өчен» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фестивальне оештыручылар-РФ Фән һәм Югары белем бирү министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте, «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешма.

Мәгълүмати белешмә:

Россия студентлар язы - Россиядә студентлар иҗатын танытуга ярдәм итү һәм аны үстерү буенча бердәнбер программа. Программа Россия Федерациясе территориясендә 1992 елдан бирле тормышка ашырыла һәм үз эченә 80 төбәк, 10 бөтенроссия һәм 4 халыкара чараны ала. Ел саен программада 1200 артык белем бирү оешмасыннан 1 500 000 студент катнаша. 2019 елда программа чаралары «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына керде. «Россия Студентлар язы» «Мәгариф» милли проектының «Социаль лифтлар һәркем өчен» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International