Татарстан Республикасының 20 шәһәреннән һәм районыннан 100дән артык катнашучы 1-4 апрельдә уза торган «Мөмкинлекләр киңлеге» ачык республика проекты мәктәбендә очрашты. Россия яшьләр берлеге рәисе Элькин Искәндәров: «Безгә, бу мәктәптә катнашучыларга, анда алган нәтиҗәләр буенча, үз җирлекләребезне үстерүгә ярдәм итәчәк бурычларны һәм максатларны гамәлгә ашыра башлавыбыз мөһим, - дип билгеләп үтте. - Моның төп инструментларының берсе булып, җирле оешмалар һәм РСМ клубларын төзү тора. Алар балалар инициативалары белән генә яши алачак. Ә ул инициативалар соңыннан мөһим проектлар булып җитешәчәкләр».
Заявка кампаниясе нәтиҗәләре буенча, проектта катнашу өчен 147 кеше гариза биргән.
Иң күп гаризалар Татарстанның түбәндәге шәһәр һәм районнарыннан килгән: Азнакай, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Чистай.
Югары белем бирү оешмалары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 78 студенты «Мөмкинлекләр киңлеге» проектында катнашу өчен гариза бирде. Бу кадрлар резервын ачыкларга һәм өйрәтергә, аны муниципалитетның нәтиҗәле эшләүче яшьләр командасы итәргә, ә яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм коммерцияле булмаган оешмалар төзү муниципалитетның социаль проблемаларын хәл итәргә һәм моның өчен өстәмә ресурслар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
Проектның ахыргы максаты - 50 000 кешегә кадәр булган шәһәрләр территорияләрен үстерүгә бюджеттан тыш акчалар җәлеп итү максатында кече шәһәрләрдә һәм җирлекләрдә коммерцияле булмаган оешмалар булдыру. Мәктәп нәтиҗәләре буенча проект командалары сайлап алыначак, аларның һәркайсына социаль проектлауда зур практик тәҗрибәгә ия булган остаз беркетелә..
Әлеге проект Татарстан Республикасында беренче тапкыр үткәрелә һәм «Үсеш пространствосы»федераль проектының төбәк этабы булып тора. Проектның оештыручылары - ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика оешмасы.