31 март көнне Респубиканың Милли китапханәсендә дискуссия студентлар клубының «Тигез әңгәмә» проекты кысаларында «Кыстыбый» рестораннары челтәренә нигез салучы Азат Нәҗметдинов белән очрашу үтте.
Очрашуның темасы: «Социаль үзгәрешләр, коммерцияле проектларның роле», аның кысаларында идеяне тормышка ашырганда иң мөһим этаплар турында фикер алышачаклар.
Чара алдыннан катнашучылар өчен яңартылган Милли китапханә буенча экскурсия үткәрелде, һәр уку залының үзенчәлекләре һәм аның стеналарында качачак күп кенә иҗади киңлекләр турында сөйләшү булды.
Әңгәмә башында Азат Нәҗиметдинов үзенең ресторан ачу теләгенең мәктәп елларыннан ук килүе турында хәбәр итте. «Ничек курыкмыйча щлеге эшкщ тотынырга?» дигән сорауга Азат: «Камилләшү күзлегеннән карасаң, минем өчен бернинди чикләр дә юк. Сезнең дә булырга тиеш түгел!» дип җавап кайтарды.
Катнашучыларны аеручы «Кыстыбый», KSTB tatar-food проектлары, шулай ук «Добрый бизнес» юнәлешенең барлыкка килүе кызыксындырды.
Исегезгә төшерәбез, дискуссия студентлар клубының «Тигез әңгәмә» проекты «Мәгариф»
милли проекты кысаларында РФ Президенты Указы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Чарада Татарстан Республикасының 16 муниципалитетыннан 102 катнашучы булды. «ТР Иҗади яшьләр академиясе» Вконтакте төркемендә чараның онлайн трансляциясе алып барылды.