Татарстан Республикасының яшь рационализаторлары һәм уйлап табучыларының XIII белем бирү форумы старт алды

2021 елның 2 апреле, җомга

Казанда яшь рационализаторлар һәм уйлап табучыларның XIII белем бирү форумы бара.Форумда 37 республика оешмасы һәм предприятиеләре катнашты.

Форумның максаты – предприятие һәм оешмаларда рационализаторлыкны һәм уйлап табуны үстерү мәсьәләләрен чишү өчен уникаль белем бирү мәйданы булдыру. Форум укыту, проектлаштыру, талантлы яшьләр арасында хезмәттәшлек һәм багланышлар булдыру өчен мохит булып тора. Форум ахырында катнашучылар «Интеллектуаль милек объектларын яклау һәм аларны нәтиҗәле файдалану» программасы буенча квалификация үстерү турында сертификатлар алачаклар.

Форум кысаларында белем бирү программалары, дискуссия мәйданчыклары, шулай ук «Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы – 2020» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү үтте.

Форумны оештыручылар - «Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» Региональ иҗтимагый оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International