1-2 апрель көннәрендә Казанда «Армиядә бер көн» дип аталган хәрби спорт уены үтте.Ярышта Идел федераль округы төбәкләреннән 200 кеше катнашты.
Ике көн дәвамында катнашучылар хәрби-гамәли спорт төре уеннарында көч сынаштылар, ГТО нормаларын бирделәр һәм хәрби-тактикалы уенда катнаштылар.
Сынаулар нәтиҗәләре буенча I урынны Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт Милли тикшеренү университеты, II урынны И.Н.Ульянов исемендәге Чувашия дәүләт университеты, III урынны исә академик С.П. Королев исемендәге Самара милли тикшеренү университеты яулады.
Хәрби-спорт уенын оештыручылар-Казан федераль университеты, ТР «Патриот» республика спорт-патриотик һәм армиягә кадәр әзерләү үзәге» дәүләт автоном учреждениесе белән берлектә, яшьләр эшләре министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән Казан федераль университеты.