Татарстан Республикасында электрон рәвештә Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү порталы аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фото - һәм видеофиксацияләү системалары эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларның күчермәләрен алу турында мәгълүмат

2021 елның 2 апреле, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин.

Әлеге сервис түләүсез һәм төрле транспорт хуҗаларына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә бирелә.сервисның уңайлы яклары:

  • Юлда йөрү кагыйдәләрен бозу турында тулы мәгълүматны карар чыгарылган көнне алу мөмкинлеге;
  • Шәхси вакытны саклап кала алу;
  • штрафны ташламалы чорда түләү мөмкинлекләре.

Тулы инструкция алырга һәм язылуны рәсмиләштерергә сылтама буенча күчеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International