6-8 март көннәрендә «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге базасында кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча «Татарстан Республикасы ветераннары Берлеге» Республика иҗтимагый оешмасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган күчмә Кубогына кадетлар арасында спартакиада булып узды.
Чарада Татарстан Республикасы кадет интернат-мәктәпләреннән 15 команда катнашты.
Ярыш нәтиҗәләрендә 1 урынны Яр Чаллы шәһәренең Никита Кайманов исемендәге 47 кадет мәктәбе, 2 урынны – Түбән Кама шәһәренең "Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы", 3 урынны исә Бөгелмә шәһәре кадетлар мәктәбе командасы алды. Шәхси һәм команда исәбендә җиңүчеләр мактау кәгазьләре, кубоклар һәм түш тамгалары белән бүләкләнделәр.
Чараны оештыручылар: «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә кадәр әзерләү үзәге, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика сугыш ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге.