«Озын тәнәфес»тә яңа тематикалы атналык

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

12 апрель көнне «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проекты, Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы «Озын тәнәфес»нең Вконтакте социаль челтәре битендә «Земля в иллюминаторе» дип аталган яңа тематикалы атналык старт алды. Атналык партнеры буларак «Роскосмос» дәүләт корпорацияләре чыкты. «Земля в иллюминаторе» атналыгы тәүге тапкыр космоска очуның 60 еллыгына багышланган тематик бәйгеләрдән башланып китте.

Шул рәвешле, «Космоска сәлам» челленджы кысаларында «Озын тәнәфес» конкурсының төрле төбәк катнашучылары Халыкара космик станциядән Россия космонавтларына котлау видеомөрәҗәгате яздырып җибәрәчәк. Роскосмос космонавтлары исә бөтен кешене Халыкара космик станциядән Космонавтика көне белән котлыячак.  

14 апрель, 16:00 сәгатьтә онлайн-лекторий кысаларында мәктәп укучылары космоска беренче  пилотлаштырылган очыш турында белерләр.

15 апрель, 16:00 сәгатьтә «Озын тәнәфес» берләшмәсендә «Эра» кешенең космоска беренче кат очуына 60 ел тулуга багышланган кыска метражлы нәфис фильм күрсәтеләчәк.

16 апрель,  16:00 сәгатьтә укучыларны «Ачык космос» онлайн-лекторие көтәчәк. Чакырылган кунак – Россия Герое, летчик-космонавт Михаил Корниенко. Ул укучыларга үзенең тәҗрибәсендәге космик очышлар турында, шулай ук ачык космоста эшләве хакында сөйләп үтәчәк.

17 апрель, 18:00 сәгатьтә берләшмә әгъзалары космонавтларның ХКСДА фәнни тикшеренүләр уздырулары турында беләчәкләр.

Шулай ук, ул көнне бәйгенең берләшмәсендә традицион #игелеклешимбә акциясе узачак.«Озын тәнәфес»тә катнашучылар кече сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрәчәкләр һәм космонавт һөнәренә багышланган презентация күрсәтәчәкләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International