Татарстан Республикасы студентлары «Россиянең студентлар гүзәле» бәйгесендә регионыбыз данын яклыячак

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Идел буе дәүләт физик культура спорт һәм туризм академиясеннән Дарья Шаповалова, Казан дәүләт медицина университетыннан Снежана Корнева, Казан дәүләт университетыннан Анастасия Пугачева һәм Казан инновацияләр университетыннан Полина Черкасова югары уку йорты студентлары арасында үтүче «Россиянең студентлар гүзәле» матурлык милли бәйгесенең финалына үттеләр. Бәйгене 2014 елдан башлап Россиянең  яшьләр союзы үткәрә. 42 регионның белем бирү оешмаларыннан 65 катнашучы 11-16 апрель көннәрендә Архангельск шәһәрендә, бәйгенең беренче этабында очрашачак.

Югары уку йорты студентлары арасында үтүче «Россиянең студентлар гүзәле» матурлык һәм сәләтләр милли бәйгесе РФ студентлары өчен матурлык һәм сәләт өлкәсендә иң зур проект булып санала.  Бәйге Россия яшьләр берлегенең «Россия Студентлар язы» Студентлар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасы кысаларында инде сигезенче тапкыр үткәрелә. Проект катнашучыларга үзләренең иҗади потенциалын ачу гына түгел, ә матурлыкны, рухи сыйфатларны, интеллектуаль, спорт, иҗади сәләтләрне бергә туплау мөмкинлеген дә бирә.

Читтән торып катнашу этабына партфолиога бәя бирү һәм тарихтан текст сораулары керде, аларны барлык катнашучылар диярлек башкарып чыга алдылар.

Турыдан-туры катнашу этабының финалында бәйге яңа биремнәр әзерләде: үз-үзең, эшчәнлегең һәм уңышларың турында оригиналь итеп сөйләү; орфографик диктант, әдәби тест , фотобәйге, дефиле һәи иҗади чыгыш.

Бәйге этапларының нәтиҗәләре буенча 12 гүзәл сайлап алыначак, алар 15 апрельдә М.В. Ломоносов исемендәге Архангельск драма театрында «Студентлар гүзәле-2021» исеме өчен көрәшәчәк.

Бәйгенең жюри әгъзалары: «Ленинград Центр» шоу-киңлеге артисткасы, «Танцы на ТНТ»,  Беренче каналның «Танцуй» проекты катнашучысы, актриса, модель Кейко Ли; Россия спортчысы, боксчы һәм кикбоксер, кикбоксинг буенча дөнья чемпионы һәм дүрт тапкыр Европа чемпионы, бокс буенча Россия хатын-кызлар чемпионатының креатив директоры Кулакова Светлана; «Мисс Россия-2016» Халыкара конкурсында катнашучы, бал биюләре буенча Европа чемпионы Яна Добровольская; режиссер, театр укытучысы, Б.Щукин исемендәге театр һәм кино актерлары сәхнә хәрәкәте укытучысы, пластик спектакльләрнең режиссеры Александра Сумм, «Россия студентлар гүзәле -  2019» титулы җиңүчесе Анастасия Паутова.

Гала-шоуның турыдан-туры трансляциясен «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Россия Студентлар язы»Студентлар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасының рәсми аккаунтында карарга мөмкин булачак.

Төрле регионнардан  финалда катнашучылар исемлеге белән Россия яшьләр берлеге сайтында танышырга мөмкин.

2021 елда конкурсны оештыручылар - «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «М.В. Ломоносов исемендәге Төньяк (арктик) федераль университеты»федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе.

Конкурсны Архангельск өлкәсе Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Россия яшьләр берлегенең студентлар программалары үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма, «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Архангельск төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра. Проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы кысаларында тормышка ашырыла.

Мәгълүмати белешмә:

Россия Студентлар язы - Россиядә студентлар иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү буенча бердәнбер программа. Программа Россия Федерациясе территориясендә 1992 елдан бирле тормышка ашырыла һәм үз эченә 80 төбәк, 10 бөтенроссия һәм 4 халыкара чараны ала. Ел саен программада Россия Федерациясенең 1200 артык мәгариф оешмасыннан 1 500 000 студент катнаша. 2019 елда программа чаралары «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасына керде. «Россия Студентлар язы» «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International