Казанда «Тарих эзләреннән» бөтенроссия рәсемнәр конкурсының нәтиҗәләре ясалды

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә  «Тарих эзләреннән»  Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм күргәзмә ачылды.Бәйгедә төбәкнең тормыш-яшәешендә актив катнашкан, төбәк һәм җирле милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 32 район һәм Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән килгән балалар катнашты. Барлыгы бәйгегә 421 эш кабул ителде.

Эшләрне мөхтәрәм жюри бәяләде: ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе, «Рухият. Традицияләр. Осталык » Россия Рәссамнар берлегенең алтын тамгасы иясе Альберт Шиабиев, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Халык рәссамы, Россия Гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, ТР Рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты Мөдәрис Минһаҗев, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы  Рәфыйк Сафиуллин.

Ә иң яхшы 30 эш 2021 елның 15-30 апрелендә хәзерге заман сәнгате галереясендә тәкъдим ителәчәк.

Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

 

Бәйгенең барлык җиңүчеләре дә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Бу елгы җиңүчеләр исемлеге:

Кечкенәләр төркеме:

1 урын – Низаметдинова Аурика Альберт кызы (Казан)

2 урын – Садыкова Ильвина Илназ кызы (Ютазы районы)

2 урын – Артамонова Дарья Андреевна (Алексеевск районы)

3 урын – Зиннурова Азалия Альфред кызы (Актаныш район)

3 урын – Салихова Эвелина Рафаил кызы (Казан)

Кызыксындыру бүләге – Шириева Самирә Рамил кызы (Әлмәт)

Кызыксындыру бүләге – Миңнегалиева Лилиана Дамир кызы (Минзәлә)

Кызыксындыру бүләге – Трофимов Вячеслав Петрович (Тәтеш)

Кызыксындыру бүләге – Әхмәтгәрәев Азамат Салават улы (Оренбург)

 

Уртанчылар төркеме

1 урын – Нигъмәтова Арина Рөстәм кызы (Казан)

1 урын – Җиһаншина Айгөл Ришат кызы (Казан)

2 урын – Сабирова Наирә Ленар кызы (Казан)

2 урын – Зинәтуллина Дилбәр Рөстәм кызы (Казан)

3 урын – Плотникова Виктория Алексеевна (Казан)

3 урын – Жарикова Ксения Александровна (Саратов өлкәсе)

Кызыксындыру бүләге – Канглдин Айдар Рузил улы (Пермь)

Кызыксындыру бүләге – Маслахов Артур Ленар улы (Бөгелмә)

 

Зурлар төркеме

1 урын – Макарова Анжелика Сергеевна (Яр Чаллы)

2 урын – Рәшитова Карина Радик кызы (Казан)

2 урын – Зинәтулина Луиза Тәбрис кызы (Казан)

3 урын –  Гыйбадуллина Лиана Рамил кызы (Яшел Үзән районы)

3 урын – Хәйретдинова Илсинә Илнар кызы(Яр Чаллы)

Кызыксындыру бүләге – Михайлова Динә Руслан кызы (Балтач районы)

Кызыксындыру бүләге – Рахманова Айшат Ирек кызы (Яр Чаллы)

Кызыксындыру бүләге – Кудашева Рената Таһир кызы (Саратов өлкәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International