«Россия студентлар гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе итеп Татарстан студенты сайланды

2021 елның 16 апреле, җомга

Идел буе дәүләт физик культура спорт һәм туризм академиясеннән Дарья Шаповалова  «Россия студентлар гүзәле» бәйгесенең җиңүчесе итеп билгеләнде. Россиянең 42 төбәгеннән килгән 58 катнашучының 12се үз чыгышларын Архангельск шәһәрендә үткән йомгаклау гала-концертында тәкъдим итте.

Финал чыгышларында катнашучы кызлар бер көн эчендә әзерләнгән өр-яңа иҗади чыгышларын тәкъдим иттеләр. Тамашачылар һәм жюри игътибары аеруча «Экскурсия глазами…», интеллектуаль бәйгесенә төште. Әлеге бәйгедә кызлар үз төбәкләрен Марина Цветаева, Алла Пугачева, Екатерина Великая һ.б. танылган хатын-кызлар монологлары призмасыннан күрсәттеләр.

Бәйгенең жюри составына мәдәният, спорт һәм шоу-бизнес өлкәсенең танылган шәхесләре керде: «Ленинград Центр» шоу-киңлеге артисткасы, «Танцы на ТНТ»,  Беренче каналның «Танцуй» проекты катнашучысы, актриса, модель Кейко Ли; Россия спортчысы, боксчы һәм кикбоксер, кикбоксинг буенча дөнья чемпионы һәм дүрт тапкыр Европа чемпионы, бокс буенча Россия хатын-кызлар чемпионатының креатив директоры Кулакова Светлана; «Мисс Россия-2016» Халыкара конкурсында катнашучы, бал биюләре буенча Европа чемпионы Яна Добровольская; режиссер, театр укытучысы, Б.Щукин исемендәге театр һәм кино актерлары сәхнә хәрәкәте укытучысы, пластик спектакльләрнең режиссеры Александра Сумм, «Россия студентлар гүзәле -  2019» титулы җиңүчесе Анастасия Паутова, «Россия – мөмкинлекләр иле» яшьләр проектлары җитәкчесе, Россия Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Ирина Карих.

Быел оештыручылар конкурсның һәр этабына максималь рәвештә креатив якын килде: чыгышларның эзлеклелеген алдан фаразлаучы печеньелар билгеләде, ә фотоэтап өчен катнашучыларның фотосурәтләре һәм фотоэмоцияләре белән махсус буклет эшләнелде.Программаны «Тоталь диктант» стандартлары буенча махсус әзерләнгән Орфографик диктант ачты. Кызларның күбесе югары баллга ия булды, ә өчесе бу биремне бердәм хатасыз үтәделәр. Бәйгенең полуфиналында катнашучыларның А.С. Пушкин, Н.А. Некрасов, А. и. Куприн, М. А. Булгаков, Ш. Бронте һ. б. классикларның әсәрләрен белүләре сыналды. Бу сынауны алар уңышлы үттеләр.

 2021 елда конкурсны оештыручылар - «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «М.В. Ломоносов исемендәге Төньяк (арктик) федераль университеты»федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе.Проект Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә Бөтенроссия яшьләр проекты бәйгесе кысаларында томышка ашырыла.

Җиңүчеләр исемлеге:

-  «Россия студентлар гүзәле» - Идел буе дәүләт физик культура спорт һәм туризм академиясе студенты Дарья Шаповалова (Татарстан Республикасы);

- «Россия студентлар вице-гүзәле» - В.И. Вернадский исемендәге Кырым федераль университеты студенты Диана Фурсова (Кырым Республикасы);

- «Экспертлар сайлавы» махсус бүләген Мәскәүнең И.М. Сеченов исемендәге беренче дәүләт медицина университеты студенты Мери Чобанян алды (Мәскәү);

- «Дирекция сайлавы» махсус бүләге Луган дәүләт педагогика унверситеты студенты Виктория Валашокка бирелде;

- «Катнашучылар сайлавы» махсус бүләгенә Башкорт дәүләт университеты студенты Ксения Кутлыева лаек булды(Башкортостан Республикасы);

- «Выбор29.ру» махсус бүләген М.В.Ломоносов исемендәге Төньяк (арктик) федераль университеты студенты Ирина Лопатинага (Архангельск өлкәсе) тапшырылды;

- Аерым иҗади казанышлары өчен ике катнашучы - Алтай дәүләт медицина университеты (Алтай) студенты Анна Голубицких  һәм Пермь дәүләт мәдәният институты (Пермь)  вәкиле Мария Петрова 2021 елның 15-20 майда Түбән Новгородта узачак «Россия Студентлар язы» Бөтенроссия фестивале финалында катнашырга чакыру алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International