«Созвездие-Йолдызлык» суперфиналында Михаил Борисов исемендәге премия булдырдылар

2021 елның 17 апреле, шимбә

Бүген «УНИКС» концертлар залында «Созвездие-Йолдызлык» XXI Республика эстрада сәнгате буенча ачык телевизион яшьләр фестивале суперфиналының тантаналы ачылышы узды. ТР Президенты ярдәме һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте бу елны туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган.

«Суперфиналны ачып җибәрү барышында фестивальнең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов залда утыручыларга өр-яңа премия булдыру турында һәм аның тәүге кат бу елгы гала-концертта тапшырылуы турыгнда хәбәр итте. Әлеге премия РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган Россия телетапшырулар алып баручысы, театр режиссеры һәм актер, ГИТИСның эстрада сәнгате кафедрасы мөдире Михаил Борисович Борисов фондыннан тапшырылачак.

Михаил Борисов фонды «Созвездие-Йолдызлык» фестивале тарафыннан үз эшенең чын остасы, фестиваль хәрәкәтенә зур өлеш керткән шәхесне искә алу максатыннан булдырылды. Михаил Борисов фонды исеменнән гала-концертта «Созвездие – Йолдызлык»та катнашучы балалар белән эшләүче иң яхшы өстәмә белем бирү мөгаллимнәренә 3 премия тапшырылачак»,-дип билгеләп үтте Туманов.

Фестивальнең суперфиналы 17-21 апрель көннәрендә Казанда ике мәйданчыкта узачак: А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм «УНИКС» концертлар залында. Жюри республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 862 гариза биргән 5500 артык конкурсантны караячак. Алар – февральдән март аена кадәр республиканың төрле географик зоналарында узган сайлап алу этапларында җиңгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар.

Бу елны бәйгенең Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Казан Консерваториясе профессоры Зилә Сөнгәтуллина рәислеге астындагы жюри составына «Россия-Культура» телеканалының  коммерция бүлеге җитәкчесе Виктория Кривицкая, РФ халык артисты, Сатира театры режиссёр-куючысы Юрий Васильев, бал биюләре буенча дөнья  һәм өч тапкыр Европа чемпионы Арсен Агамалян, Мәскәү дәүләт мәдәният  университетының халык биюләре кафедрасы мөдире урынбасары Евгений Кузнецов, шулай ук композитор, продюсер, Милли популяр музыка академиясе академигы Андрей Пряжников өстәлде.

Зур фестиваль хәрәкәтенең Гала-концерты 22 апрельдә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә узачак.

Фестивальнең Гран-при ияләре исемнәре 6 майда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак йомгаклау гала-концертында билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International