Студентлар клубынының милли лигасы интенсивы: Татарстанның студентлар берләшмәләрен презентацияләр, мастер-класслар, нетворкинг һәм эксперт сессияләре көтә

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Иртәгә Татарстанда Студентлар клубларының милли лигасы интенсивы үтәчәк. Очрашуны онлайн форматта үткәрү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, мондый интенсивлар бөтен Россия буйлап каралган, алар  85 субъектны колачлыячак.

Студентлар клубларының милли лигасы кушымтасы кысаларында студентлар берләшмәләре арасында багланышлар төзү һәм клуб хәрәкәте үсешенең уртак трендларын формалаштыру – яшьләрнең белгечләр белән очрашуының төп максаты.

«Студентлар берләшмәләрен булдыру Россия Федерациясендә дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.Студентлар клубынының милли лигасы студентларга фикердәшләрне, инициативаларны хуплаучыларны, идея һәм чараларны гамәлгә ашырырга ярдәм итүчеләрне, клублар булдыруда ярдәм күрсәтүне, лидерлык сыйфатларын үстерү мөмкинлеген бирәчәк», - дип билгеләп үтте ресурс яшьләр үзәге директоры Алексей Любцов.

Илебезнең барлык студентлар берләшмәләре вәкилләрен Студентлар клубынының милли лигасын, шулай ук  «Синең адым» Бөтенроссия студентлар конкурсын тәкъдим итү, төрле мастер-класслар, нетворкинг һәм эксперт сессияләре көтәчәк.

Интенсивларны үткәрү Студентлар клубларының милли лигасының кушымтасы кысаларында студентлар берләшмәләренең бердәм мәгълүмати киңлеген булдырырга, студентлар берләшмәләрен Студентлар клубларының милли лигасының сервислар системасы белән кулланырга өйрәтерләр, студентлар клублары вәкилләренә лиганың чаралары турында мәгълүмат бирүне, студентлар яшьләренең һөнәри, фәнни, иҗади һәм оештыру потенциалын үстерүне тәэмин итәрләр. Интенсивлар студентлар берләшмәләренә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга, студентлар клубларының абруен күтәрергә һәм яшьләр арасында популярлаштырырга ярдәм итә.

Чарада теркәлү өчен, форманы тутырып, аны https://nlsk.online/intensive/ сылтамасы буенча җибәрергә кирәк. Интенсив 15:00 сәгатьтә башланачак.

Билгеләп үтик, студентлар клубларының Милли Лигасы – «Мәгариф» милли проектының «социаль активлык» федераль проекты кысаларында ресурс яшьләр үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык проекты.

Студентлар клубларының Милли Лигасы (НЛСК) - ул студентларның үз-үзләрен күрсәтә алу өчен төрле мөмкинлекләр булдырырга юнәлдерерлгән, яшьләрнең бер-берсе белән аралашу һәм үзара аралашу өчен экомохит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International