Казанда ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык»XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы башланды. ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган зур фестиваль хәрәкәте туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Суперфинал башланыр алдыннан ТР Дәүләт киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте эшенә югары бәя бирде. Республика дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе «Созвездие-Йолдызлык» фестивален уникаль һәм уңышлы гамәлгә ашырыла торган проект дип атады.
Чара Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы сәркатибе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.
Бүләкләү тантанасын «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенең яшь артистлары – Зәй шәһәреннән «Мирас» вокаль-хореографик ансамбле һәм Казаннан Илзирә Зарипова ачып җибәрде.
«Без моннан 20 ел элек «Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештырганда, бу проект шулкадәр уңышлы булыр дип уйламаган да идек, - дип билгеләп үтте үзенең кереш сүзендә Минтимер Шәймиев. - Узган 20 ел эчендә зур уңышларга ирештек. Бүген фестиваль хәрәкәтенә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре, педагоглар да җәлеп ителгән, проект гомумхалык тарафыннан хуплана һәм беркемне дә битараф калдырмый. 20 ел элек бу проектны башлап җибәрүебез өчен мин бик шатланам. Аңа бүген тиңнәр юк»
Минтимер Шәймиев «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан һәм Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка; РФ халык артисты, Казан консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллинага; фонды күп еллар фестивальнең генераль иганәчесе булган РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга һәм Татарстан балаларының иҗатына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
«Татарстанда күк йөзе сезнең ярдәм белән ачык, бу еллар эчендә сез шуның кадәр йолдызларны кабыздыгыз бит, - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев «Созвездие-Йолдызлык» фестивале вәкилләренә. – Бу югары әхлаклы проект, аны гамәлгә ашырырга һәм ярдәм итәргә кирәк. Барлык җитәкчеләргә башкарган эшләре өчен рәхмәт».
Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды проектларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен «Созвездие-Йолдызлык» «Иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге»ДБУ коллективы Рәхмәт хатына лаек булды. Бүләкне Минтимер Шәймиев «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка тапшырды.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте өчен бу бик зур бәя. Мин Минтимер Шәймиевнең безнең проект турында мактау сүзләрен ишетүемә бик шат. Бу-уртак хезмәтебез өчен куйган рухи һәйкәл, чөнки бу хәрәкәтне бөтен республика гамщлгщ ашыра. Бөек Татарстан халкының рухи чисталыгы һәм матурлыгы, мәдәният утының дөрләсен һәм Җир планетасы тагын да яктырсын өчен без барысын да эшләячәкбез», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Дмитрий Туманов.
Быел фестивальнең суперфиналы Казанда 17-21 апрельдә ике мәйданчыкта – А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә һәм КФУның «УНИКС»мәдәни-спорт комплексында уза.
Жюри әгъзаларына республиканың 45 районыннан 5500дән артык конкурсантны карарга туры киләчәк, алар тарафыннан 862 заявка бирелгән. Алар-февральдән март аена кадәр Татарстанның төрле географик зоналарында узган зона сайлап алу этапларында җиңгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар.
Шунысы игътибарга лаек, быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израильдә яшәүчеләр дә катнаша.
Исегезгә nөшерәбез, зур фестиваль хәрәкәтенең гала-концерты 22 апрельдә КФУның «УНИКС»мәдәни-спорт комплексы сәхнәсендә узачак. Фестивальнең Гран-при ияләренең исемнәре билгеле булачак йомгаклау гала-концерты 6 майда «Пирамида»мәдәни-күңел ачу комплексында оештырылачак.
Гадәттәгечә, фестивальнең гала-концертында беренче урыннар һәм Гран-при өчен бүләкләр, шулай ук иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан дәүләт стипендияләре, педагогларга премияләр һәм башка бүләкләр тапшырылачак