Татарстанда «Киләчәк курсы» активлар мәктәбе старт ала

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

23-24 апрель көннәрендә «Заречье» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында «Киләчәк курсы» активлар мәктәбе эшчәнлеген башлап җибәрә. Чарада 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге 100 кеше катнашачак. Программа кысаларында катнашучыларга команда булдыру буенча тренинглар, оештыру лекцияләре, дебатлар һәм практик эшләр каралган. Спикерлар: ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, «Форпост» дәүләт бюджет учреждениесе  җитәкчесе Тимур Камалетдинов, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре Владислав Шерстобоев, «Курс» яшьләр патриотик оешма рәисе Андрей Мордвинов, SMM-агентлыкка нигез салучы Анна Кондикова. Активлар мәктәбе ахырында катнашучылар сертификатлар алачак.

Активлар мәктәбенең оештыручылары - ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Форпост» республика үзәге белән берлектә«Курс» төбәк яшьләр оешмасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International