ТЭФ: Беренче көн – яшьләр көне

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда экология һәм Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча халыкара форум старт алды. 21 апрель көнне Казан-Экспода Яшьләр көне - Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергетика үсеше өлкәсе буенча иң зур чара үтте. Бу – студентларның, аспирантларның, яшь галимнәрнең Татарстан министерстволары, ведомстволары, оешма һәм чараларның алдынгы вәкилләре белән формаль булмаган рәвештә аралашуы.

Шулай, Яшьләр көне уңаеннан, мәсәлән, Казан дәүләт энергетика университеты студентлар өчен тематик мастер-класслар, конкурслар әзерләгән иде. «Try-a-Skill» («Үзеңне сына!») мастер-класс һәм «Энергетикларга билгеләү» интерактив уены мәйданчыгында балалар профессия белән уен формасында таныштылар, экспертлар ярдәмендә, үз куллары белән электростанцияләр һәм энергиянең бүтән төрле чыганаклары макетларын ясарга өйрәнделәр. Зуррак катнашучылар өчен «түгәрәк өстәлләр» һәм семинарлар оештырылган иде, аларда, шулай ук КГЭУ студентлары катнашты.
Свои экспозиции представляют более 80 российских компаний, в том числе,  

3 көн дәвамында ТЭФ кысаларында махсус «Энергетика. Ресурсосбережение» күргәзмәсе оештырылган булачак. Үз экспозицияләрен 80 артык Россия компаниясе тәкъдим итте, алар арасында:

«Сетевая Компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» АҖ,  

«Чебоксар электроаппарт заводы» АҖ,«ЭТИ Электроэлемент» ҖЧҖ, «Энсто Рус» ҖЧҖ,   «ВОГЕЗЭНЕРГО» ҖЧҖ, «Коренев түбән вольтлы аппаратура заводы» АҖ, «Волхов» Нева Трансформатор Заводы» ҖЧҖ, «Михнев электр кулланмалары заводы» АҖ, һәм башкалар.Күргәзмәдә беренче тапкыр электромобильләре өчен заряд станцияләре аерым блок белән тәкъдим ителде һәм компанияләрдән электрокарлар экспозициясе җәелдерелде: «ЗЭТЗ» ҖЧҖ, «Промэнерго» ҖЧҖ, «ТАЧ Продакшн» ҖЧҖ, «Энергоразвитие» ИК ҖЧҖ.

Форум программасы ахырында «Без энергонәтиҗәлелекне сайлыйбыз-2021»яшьләр инициативалары республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.«Энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне саклау буенча иң яхшы инженер-техник чишелеш» номинациясендә «Табигый биополимерлар һәм углерод нанотрубкалары нигезендә гидрогельләр - авыр чыгарыла торган нефтьне чыгару өчен перспектив технологик компонентлар» эше белән Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган, Казан биохимия һәм биофизика институты аспиранты Анастасия Макарова һәм «җылылык электростанцияләрендә конденсатны деаэкрацияләү өчен парны кабат куллану»технологиясе авторы КДЭУ аспиранты Артем Водениктов җиңүче булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International