«Тигез әңгәмә»: «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсы катнашучылары Вадим Галиев белән очраштылар

2021 елның 23 апреле, җомга

Казанда, «Россия – Минем тарихым» дип аталган тарихи парк-иң зур экспозицион комплекста, «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсы катнашучылары «Иннополис» шәһәренең үсеш һәм хезмәттәшлек буенча генераль директоры урынбасары  Вадим Галиев белән очраштылар.

Очрашу әңгәмә форматында узды. Спикер ясалма интеллект, шәһәрдә көн итүчеләр һәм куркынычсызлык шартлары, шулай ук технологик стартаплар турында сөйләде. Очрашу ахырында катнашучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Катнашучыларның берсе үзенең  IT-стартап идеясе белән бүлешергә һәм остазның аңа карата фикерен ишетергә дә өлгерде. «Вадим Велерович шушы кечкенә, ләкин бик тиз үсә баручы технологик шәһәрчек турында минем фикеремне тулысынча үзгәртә алды. Мин аны, кызганычка каршы, гомумән, башка төрле итеп күз алдыма китерә идем. Иннополис тормышы һәм инфраструктурасыннан кала,  Вадим Велерович технологик стартапларны җитештерү, гамәлгә ашыру, мөмкин булган кыенлыклар һәм аларны чишү юллары турында да сөйләп үтте», - дип бүлеште ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International