Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан, Татарстан яшьләре бик тә кызыклы фотолар берлеген уйлап тапты: Тукай безнең көннәрдә яшәсә, нинди булыр, ни рәвешле киенер иде икән? Фотоларда «заманча» Тукай Казанның яшьләр урыннарында йөри: ТР Милли китапханәсе, Иске-Татар бистәсе, «Урам» экстрим-паркы.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан яшьләре инициативасы белән 2020 елда замана Габдулла Тукаеның аккаунты булдырылган иде.
Тукай аккаунты инде бер ел алып барыла: монда шигырьләр, шагыйрь әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар өзекләре, татар мәдәнияте яңалыклары, шулай ук Тукай әсәрләрен белүгә интерактив тестлар.
Шундый постларның берсе – язылучылар тәкъдимнәреннән җыелган, татар телен популярлаштыру буенча гайд. Аккаунтны сылтама буенча карарга була.