Бу елның апреленнән Казанда «RE'ACTOR» Яшьләр даирәсендә креатив индустрияләрне үстерү программасы эшли башлады. Программа Татарстанның иҗади берләшмәләре, креатив бизнес, профессиональ ассоциацияләр һәм иҗат берлекләре өлкәсендә идеяләрне үстерүгә юнәлдерелгән.
Исегезгә төшерәбез, «RE'ACTOR» программасы Кырым Республикасында яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең «Таврида»форумы кысаларында грант проектларының питчингы нәтиҗәләре буенча арт-резиденцияләргә ярдәм итү һәм аны үстерү өчен отылган грант хисабына гамәлгә ашырыла.
«RE' ACTOR» эшчәнлеге кысаларында беренче проект иҗади кешеләргә ярдәм итү программасы булачак. Ул 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә проектны, идеядән алып коммерциализациягә басым ясап, әзер креатив продуктка кадәр җиткерергә ярдәм итәчәк.
Гаризалар иҗат өлкәсендә һәм креатив индустрияләр өлкәсендә яңа гына эшли башлаган яки тәҗрибәле профессионаллар бирә ала. 20 майга кадәр теркәлергә мөмкин.
Программада катнашу бушлай. Иҗади берәмлекләргә ярдәм итү буенча бөтен программа берничә этапта узачак, алар арасында креатив индустрияләр өлкәсендә федераль вәкилләр белән бер айлык укулар, проектны әзерләү процессында административ, эксперт һәм ресурс ярдәме һәм әзер продуктны продюслау бар. Уку нәтиҗәләре буенча сайлап алынган проектлар авторлары «RE' ACTOR»арт-резидентлары булачак.
Шунысы игътибарга лаек: сайлап алынган проектлар «өстәлгә»китмәячәк. Аларның нәтиҗәләрен һәм ирешелгән максатларын агымдагы елның сентябрендә күрергә мөмкин булачак. Оештыручылар проектны зур мультижанр креатив индустрияләр фестивале белән тәмамларга планлаштыралар.
Проектта катнашырга яки тулырак мәгълүматны «RE 'ACTOR» Яшьләр даирәсендә Татарстан Республикасы креатив индустрияләрен үстерү программасының рәсми сайтында белергә мөмкин.