«Балаларны криминалдан ничек сакларга»: Татарстанда экспертлар белән туры эфир үтәчәк

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

28 апрель 14:00 сәгатьтә «Балаларны криминалдан ничек сакларга» дип аталган эфир  үтәчәк. Очрашуда   «Ышаныч» балаларга  һәм яшьләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәк» МБУ директоры Елена Овчинникова  «Баланы хокук бозудан һәм җинаятькә тартылудан саклау», Казан шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наталья Сабирова «Баланы көчләү корбаны,аңа каршы җинаятьләр корбаны булудан саклап калу» темаларына докладлар  белән чыгыш ясадылар.

Эскпертлар -ТР прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы урынбасары Дмитрий Белянин һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең 3 бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Игорь Егоров.

Очрашу модераторлары: ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

Туры эфирны ТР Министрлар кабинетының рәсми сайтында карарга була.

«Кайнар элемтә»  телефон номеры – (843) 294-96-10.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International