Казан Кирмәне янында «Җиңү Вальсы» дип аталган патриотик акция үтте. 150 якын мәктәп укучылары һәм иреклеләр патриотик отрядлары активистлары ачык һавада совет халкының истәлеге хөрмәтенә вальс әйләнде.
Балалар биюне алдан ук өйрәнделәр, киемнәр әзерләделәр – караңгы костюмнар, күкрәк тасмалары, зәңгәр яулыклар һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте символикасы төшерелгән башлыклар. Акция уздыруга берничә көн кала генераль репетиция узды, анда биючеләргә хәрәкәтне куярга хореограф ярдәм итте. Төштән соң Росгвардиянең ТР буенча идарәсе хәрби оркестры аккомпанементы астында акциядә катнашучылар матур бию башкардылар.
«Җиңү вальсы» акциясе белән без кешеләргә фаҗигале сугыш вакыйгалары турында искә төшерергә һәм аларга ул еллар атмосферасын тоерга мөмкинлек бирергә телибез», - дип сөйләп китте «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов.
Импровизацияләнгән концертны очраклы үтеп баручылар, казанлылар һәм туристлар тамаша кылды. Чара алдынгы волонтерларны бүләкләү белән тәмамланды.