Татарстан яшүсмерләре финанс грамоталылыгы буенча олимпиадада катнаша алалар

2021 елның 4 мае, сишәмбе

2021 елның 13 апреленнән 17 маена кадәр 1-9 класс укучылары өчен «Яшь эшмәкәр һәм финанс грамоталылыгы» буенча россиякүләм онлайн-олимпиада үткәрелә. Олимпиада укучыларга эшкуарлык нигезләрен үзләштерергә, тәнкыйди фикерләүне һәм  акыл белән эш итә белүне үстерергә ярдәм итәчәк. Катнашучылар бала өчен аңлаешлы һәм реаль тормышка якын бизнес-кейсларны хәл итәчәк.Биремнәр мәктәп программасын  тирәнтен  белүне  таләп итми.

Биремнәр 27 апрельдә  чыгачак. Нәтиҗәләр 18 майда ясалачак. Һәр катнашучы үзенең нәтиҗәләрен  олимпиада сайтында үзенең шәхси кабинетында белә алачак.

Исегезгә төшерәбез, онлайн-олимпиада «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында уза.. Төп тур Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллинаның  «Үз финансларың  белән уңышлы идарә итү өчен икътисад турында нәрсә белергә кирәк?» темасы буенча онлайн-дәресе белән  башланды. Чара Татарстан Республикасы Милли банкы җитәкчелеге катнашында 5-нче номерлы Казан лицеенда старт алды.

«Финанс белеме  нигезләрен балачактан ук башларга кирәк.  Хәзер сез-мәктәп укучылары, әмма берничә елдан соң  кемнәрдер  эшмәкәр булачак, кемдер финанс өлкәсендә эшләячәк. Үзегезне нинди һөнәрдә гамәлгә ашыруыгыз, финанс грамоталылыгы буенча белемнәрегез бөтен җирдә дә кирәк булачак, һәм олимпиададан килгән бурычларны сез, һичшиксез, реаль тормышта очратырсызсыз», - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Россия Банкының Татарстан  бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин һәм балаларга олимпиада биремнәрен үтәүдә  уңышлар  теләде.

Олимпиада буенча тулырак мәгълүматны  чараның рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International