Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2021 елның 7 мае, җомга

Яшьләр эшләре министрлыгы «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды: бинаның тәрәзәләрендә – ветераннар өчен котлаулар, җиңү тасмалары.

«9 май көнне без тарихта иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәбез. Татарстан яшьләре бөтен бәйрәм акцияләренә үз өлешен кертә, аларда актив катнаша. Төрле форматларда без вакыйгалар, ә, иң мөһиме, кешеләр турындагы мәгълүматны җиткерергә тырышабыз. Буыннар чылбырын булдырабыз, якташларыбызны искә алабыз. Хәтерләү өчен белергә кирәк», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Исегезгә төшерәбез, акция онлайн-флешмоб форматында үтә. Катнашучылар үзләренең фатирлары/йортлары/офислары тәрәзәләрен 1941-1945 елгы Бөек Ватан Сугышында совет халкының фашизмны җиңүенә багышланган төрле рәсемнәр, сурәтләр, фото һәм язмалар белән бизиләр.

Проектта катнашучы тәрәзә фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә #ОКНА_ПОБЕДЫ рәсми хэштегы белән,  Җиңү көне алдыннан геройларга рәхмәт сүзләре белән урнаштыралар. Ә кемдер хәтта буяуларга алынып, тәрәзәсен чын картинага әйләндерә.

Тәрәзәләрне ничек һәм нәрсә белән бизәргә? Алар әзер ябыштыргычлар, мөстәкыйль рәвештә әзерләнгән трафаретлар һәм аппликацияләр, Җиңү символларының рәсемнәре, Бөек Ватан сугышы белән бәйле гаилә тарихларыннан сюжетлар булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International