Иртәгә УРАМ экстрим –паркында спортның экстремаль төрләре буенча яшьләр фестивале үтә.
Фестиваль кысаларында түбәндәгеләр планлаштырылган:
• «ВМХ» дисциплинасы буенча Татарстан республикасы спортсменнары ярышы;
• «KICKSCOOTER» дисциплинасы буенча Татарстан Республикасы спортсменнары ярышы;
• скейтбординг буенча Татарстан Республикасы спортсменнары ярышы;
• воркауту һәм паркуру буенча Татарстан спортсменнары ярышы;
• баскетбол турниры 3х3. 18-30 яшьләрдәге ир-атлар категориясе.
ВМХ һәм KICKSCOOTER" мәйданчыгы. Ике дисциплинада да ярышлар ике этапта уза: квалификация һәм финал. Һәр спортчының квалификациядә 1 минутта 2 заезд бар. Очыш биеклеге, трюкларның саны һәм аларның катлаулылыгы бәяләнә. Ике заезд өчен дә баллар җыела һәм иң көчле 12 кеше финалга уза. Финалда һәр спортчының шулай ук 2 омтылышы бар, ләкин зачетта күбрәк балл җыйган бер генә спортчы бара.
Скейтбординг" мәйданчыгында «УРАМ» дисциплинасы буенча ярышлар, скейтпарк фигураларының берсе буенча иң яхшы трюкка ярышлар узачак
«Стритбол»мәйданчыгында ирләр арасында баскетбол турниры үтә.
«Паркур» мәйданчыгы үзен әлеге спорт төрендә сынап карарга теләүчеләрне берләштерәчәк. Ярышлар ике юнәлештән тора - freerun һәм speedrun. Беренче катнашучыларга чыгыш ясау өчен 2 минут вакыт бирелә, анда алар үз техникаларын һәм трюкларны белүләрен күрсәтергә тиеш. Икенче юнәлеш- алдан төзелгән маршрут буенча трассаны тиз йөрешле узу.
«Воркаут» мәйданчыгында «Паркур» дисциплинасында freerun ярышлары системасы буенча ярышлар узачак, һәр турда чыгыш ясау вакыты 1,5 минут тәшкил итә. Финал туры нәтиҗәләре буенча судьялар тарафыннан җиңүче билгеләнә.
Миллениум күпере терәкләрендә Советлар Союзы Герое М.В. Девятаев портреты белән стрит-арт ясалачак. Шулай ук паркка килүчеләр һәм чарада катнашучылар өчен кыр кухнясы оештырылачак. Ә кичкә сәхнәдә Казан шәһәреннән килгән яшь артистларның тере тавышка музыкаль программа башланачак.
Музыкаль программада яшь башкаручылар мәхәббәт, игелек һәм тынычлык темаларын ачачак. Үз иҗаты белән гитарникның җиңел һәм җылы атмосферасында уртаклашачаклар. Әлеге формат яшь талантларга ачылырга, ә тамашачыларга иҗатка мөмкин кадәр якын булырга һәм шулай ук танылган җырларны башкаруга кушылырга мөмкинлек бирә.
Чара таймингы:
12:00 – катнашучыларны теркәү, разминка;
13:00 – ярышларны башлау;
17:00 – ярышлар финалы;
17:30 – бүләкләү тантанасы;
18:00 – музыкаль программа.