Дамир Фәттахов: «Яшүсмерләрнең уенда һәм күңелләрендә ни барганын аңлау өчен, даими диалог форматын уйлап табарга кирәк»

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗига безнең барыбызны да шок хәлендә калдырды.Моңа юл куйган сәбәпләрне эзлибез. Тик, кызганычка каршы, монда гади җавап юк.

19 яшьлек егет куркыныч җинаять кыла. Корал түгел, интернет һәм компьютер уеннары да түгел, кеше үзе ату төймәсенә баса. Ә кешене аның әйләнә-тирәсе – гаилә, мәктәп, дуслары, танышлары.

Мәктәптә укытучылар, психологлар бар, тик, күргәнебезчә, ул гына җитми. Без дөньяны күрә алмауның иң куркыныч чагылышы белән очраштык. Мондый адымга барган кешегә бернинди дә аклаулар юк. Әмма тагын күпме яшүсмерләр мондый халәттә яши икән соң? Күпме кеше әйләнә-тирәдәгеләргә ачу саклап, кичерешләрен әти-әнисе, дуслары, психологлар белән бүлешә алмыйча, җинәять кылудан бер адымда тора?

Әлеге ситуациядә бердәнбер һәм дөрес нәтиҗә чыгарып булмый. Шуны әйтә алам, яшүсмерләрнең уенда һәм күңелләрендә ни барганын аңлау өчен даими диалог форматын уйлап табарга кирәк.

 

Бездә психологик ярдәм юнәлеше бар, димәк, без аны тагын да үтемлерәк итәргә тиеш. Өстәвенә, һәр кеше өчен дә яраклы итәргә.

Без мондый коточкыч фаҗигаләргә юл куймаска, авыр хәлдә калган кешеләргә башлангыч этапларда ярдәм күрсәтергә тиеш. Бу мәсьәлә нинди дә булса министрлык яки ведомстводан тыш, әйләнә-тирәдәге барлык  битараф булмаганнарны борчырга тиеш. Ахыр чиктә, нәкъ менә җәмгыять  яңа буын кешеләр тәрбияләүче мохит тудыра.

Кызганычка каршы, бу коточкыч хәлгә бер генә гади җавап юк. Без барысын да карап бетермәдек, җитәрлек игътибарлы булмадык, нормаль тормыш һәм социализация өчен шартлар тудырмадык, тиешле куркынычсызлыкны тәэмин итмәдек, кораллы кешенең урамда йөрүеннән курыкмадык һәм тагын  бик күп "юк"... нәтиҗәдә, барысы да фаҗигагә китергән.

 Тагын бер кат, ихлас күңелдән, бу кайгыны уртаклашам. Сызлануны аңлатырлык түгел. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International