Бүген 14.00дә «Гаилә кризис кичерә. Аңа ничек ярдәм итәргә?» темасына турыдан-туры эфир үтә.
Эксперт буларак, ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре Эльвира Башлай чыгыш ясаячак.
Очрашу модераторлары - Татарстан Республикасы премьер – министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
Туры эфирны сылтама буенча карарга мөмкин. Ул бөтен Россиядән ата-аналар, балалар һәм укытучылар өчен психологлар белән 7 туры эфирдан торачак.
Эфирны балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.
Кайнар линия телефоны: (843)2949610