Нетворкинг-сессияләр, эшлекле уеннар, коучинг: Казанда «Синең адым» Бөтенроссия конкурсының амбассадорлар семинары узды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

«Синең адым» Бөтенроссия конкурсының амбассадорлары семинары узды BFFT.space архитектура- белем бирү киңлеге мәйданыгында  «Синең адым» Бөтенроссия конкурсының амбассадорлары семинары узды.

Семинарның катнашучылары – студентлар берләшмәләренең алдынгы вакилләре, яшь белгечләр һәм галимнәр, республика һәм башка регионнарның иҗат һәм спорт буенча талантлы яшьләре.  Семинар кысаларында төркем коучинглары, презентацион квизлар, нетворкинг-сессияләр, файдалы уеннар оештырылган иде. Амбассадорлар халык алдынга чыгыш ясау һәм төркем белән эшләү күнекмәләрен алдылар, уртак эш һәм үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, катнашучыларны теркәү 8 апрельдән старт алды, ул твойход.онлайн сайтында 12 июньгә чаклы сузылачак. Гариза бирү һәм тематик чараларда катнашу барлык югары уку йорты укучылары өчен ачык. Төп бүләкләр өчен бакалавриат һәм специалитет студентлары көрәшәчәк.

200 катнашучы уку, стартап җибәрү яки торак шартларын яхшырту өчен 1 млн. сум күләмендә грантлар алачак. Шуларның 50 төп җиңүчеләре - 2,5 млн. сум күләмендә өстәмә грантлар. Аларны үз факультетын яки уку йортын  үстерүгә юнәлдерергә мөмкин булачак. Иң яхшы конкурсантлар Россия буйлап сәяхәткә китәчәкләр һәм илнең алдынгы компанияләренә тәҗрибә алу  өчен чакыру алачаклар.

«Синең адым» Бөтенроссия конкурсының оештыручылары– «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО һәм Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Росмолодежь һәм Ростуризм министрлыгы ярдәмендә студентлар клубларының Милли Лигасы. Конкурс Россиянең югары уку йортлары студентлары өчен Профессиональ компетенцияләрне, лидерлык сыйфатларын, Яшьләрнең иҗади һәм фәнни потенциалын үстерү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International