Татарстан Республикасы студентлары XXIX Россиякүләм « Россия студентлар язы» фестивалендә катнаша

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы студентлары «Россия Студентлар язы XXIX Бөтенроссия фестивале финалында катнаша. Россиядә бу проект «Россия – мөмкинлекләр иле»платформасы кысаларында Россия яшьләр берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.Финал 15 майдан 20 майга кадәр Түбән Новгородта уза. Чарада барлыгы 75 регионнан 3500 студент катнаша.  Татарстан Республикасыннан Казан дәүләт мәдәният институты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, в.г. Тимирязев исемендәге Казан инновацион университеты, Казан милли тикшеренү техник университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан кооператив институты (филиалы), Россия кооперация университеты һәм Казан дәүләт медицина университетларыннан – барысы 90 студент катнаша.

   Катнашучылар үз номерларын 10 юнәлештә тәкъдим итәчәкләр: «Вокал, «Бию», «Инструменталь», «Театр»,«Оригиналь жанр», «Төбәк программасы», «Журналистика», «Видео»,«Арт» һәм «Мода».

Татарстан Республикасы делегациясе җитәкчесе Павел Дятлов сүзләренә караганда, нәтиҗәле дәресләр, дулкынлану һәм йокысыз төннәр балаларны чыныктырып, аларны мөһим чарага әзерләгәннәр. Балалар аларның гомуми программасына «Җинаять һәм җәза» дигән исем биргәннәр.

«Февральдән башлап, без, гран-прига лаек булырдай  идеяне булдырып һәм гамәлгә ашырып, нәтиҗәле әзерләндек. Әмма, нәтиҗә артыннан куып барганда, барысы да шома гына бармый, һәм без мәйданчыкны эзләү һәм сайлау кыенлыклары белән очраштык, чөнки техник өлешебез безнең өчен бик мөһим. Әмма без төшенкелеккә бирелмибез һәм бик яхшы нәтиҗә көтәбез», - дип уртаклашты Павел Дятлов.

Фестивальнең конкурс программасында  10 юнәлеш: «Вокал, «Бию», «Инструменталь», «Театр»,«Оригиналь жанр», «Төбәк программасы», «Журналистика», «Видео»,«Арт» һәм «Мода».

2021 елда фестивальнең яңа юнәлеше-«Стрит-арт», анда катнашучыларга өч көн дәвамында Түбән Новгород стеналарында иң якты һәм кызыклы граффитларны тормышка ашырырга туры киләчәк.

«Студентлар язы – безнең илдә иң массакүләм иҗади яшьләр вакыйгасы. Россия яшьләр берлеге 29 ел инде талантлы студентларны берләштерә торган фестивальгә аеруча яратып һәм җаваплы карый. Студентлар язы-ул танылган һәм абруйлы бренд. Проект формалашты, үсеп китте. Аңлы рәвештә аның яңа формалары барлыкка килде.  Ул заман белән бергә атлый һәм кыю рәвештә экспериментлар алып бара. Быел безне илнең иң талантлы студентларыннан рекордлы 1184 иҗат номеры көтә. Без беренче тапкыр сәнгать һәм фәнни иҗат темаларын берләштердек, күзгә күренеп торган кысалардан чыктык һәм сезгә студентлар язы белән бергә яңа офыклар ачарга, кыю хыялларны тормышка ашырырга тәкъдим итәбез», - дип ассызыклады Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий.

2021 елда Фестиваль Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында үткәрелә, Аның  программасына тагын бер яңа юнәлеш – «Фәнни слэм» юнәлеше кертелгән иде.

Быел, фестивальнең экспертлары булып,  Россиянең 60 тан артык әйдәп баручы мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе чыгыш ясый. Алар арасында хореограф, Россиянең «Алтын битлек» югары театр премиясе лауреаты Владимир Варнава; 1нче каналдагы «Фабрика Звезд» һәм «Новая Фабрика Звезд» проектлары продюсеры Владимир Коробка, Россия актеры, кинорежиссер, хореограф Егор Дружинин һәм башкалар бар.

   Проект «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы кысаларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, РФ Мәдәният министрлыгы һәм яшьләр эшләре Федераль агентлыгы ярдәмендә Россия яшьләр берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.

  Фестиваль «Мәгариф» милли проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында уза.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International