Татарстан эзтабарлары «Любань-2021» төбакара эзләнү экспедициясендә катнаштылар

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Ленинград өлкәсе территориясендә «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Ватан» берләшмәсе» РОМО ярдәмендә «Любань-2021»төбәкара Эзләнү Экспедициясе үткәрелде.

Экспедиция эшендә 75 кеше катнашты, алар арсында Татарстан Республикасы көрәшчеләре («Бентос», «Разведка», Казан федераль университетының «Снежный десант», «Поисковая Тропа», «Легион», «Книга Памяти-КАИ», «Химик» берләшмәләре); Архангельск өлкәсе («Северная Двина» (Архангельск шәһәре); Удмуртия Республикасы («Долг» Удмуртия республика яшьләр иҗтимагый оешмасы ( Ижевск шәһәре), Балезино поселогыннан «Патриот» , Можга шәһәреннән  «Набат Памяти»);   Санкт-Петербург («Иван Сусанин», «Заслонъ», «Архонт»); Ленинград өлкәсе (Волхов шәһәренең «Пересвет»  , «Ягуар» (Норма шәһәре); Ямало-Ненецк АО  (Губкинский шәһәренең «Память», Тарко-Сале шәһәренең «Кречет» берләшмәсе, Салехард шәһәренең «Афганец», Ноябрьск шәһәренең «Неизвестный солдат»)  берләшмәләре катнашты

Экспедиция нәтиҗәләре буенча Ленинград өлкәсенең Тосненск районы Чудская Бор авылында хәрби мемориалда 130 солдат һәм командирның җәсәдләре җирләнде.

«Любань» төбәкара эзләнү экспедициясе 1989 елдан бирле эшли. Экспедициянең 32 ел эшләү дәверендә 1941-1944 еллардагы каты сугышлар районнарында 2 нче удар һәм 54 нче армиясе һөҗүмнәре полосасында 10 меңнән артык сугышчының җәсәдләре күтәрелде һәм җирләнде, 1000 артык солдат һәм офицерның исемнәре куелды. Ел саен (елга ике тапкыр) эзләнү экспедициясе Ленинград өлкәсенең Тосненск районының элеккеге  «Смердыня – Зенино – Дидвино»  торак пунктлары тирәсендә үткәрелә. Экспедициянең җитәкчесе-2003 елдан Татарстан Республикасының «Отечество» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Коноплев, 2015 елдан – Казан федераль университетының «Кар десанты» базасындагы эзтабарлар отряды җитәкчесе Айрат Фатыйхов.

Үткәрелгән экспедиция нәтиҗәсендә, һәлак булган сугышчыларның түбәндәге шәхси мәгълүматлары урнаштырылды:

- Ефимов Николай Фёдорович, капитан, 1916 елда туган, Ленинград өлкәсендә гомер иткән, 177 укчы дивизиясе 483 укчы полкының ату ротасы командиры. 1944 елның 21 гыйнварында вафат була  (634613 нче номерлы «Сугышчан казанышлары өчен» медале). - "Разведка" ү/о, Казан).

Вахрамеев Алексей Иванович, кызылармияче, 1922 елда Омск өлкәсендә туган. 12. 1942 елда хәбәрсез югалган.Медальон.

- Тарасевич Василий Алексеевич, кызылармияче, 1922 елда  Омск өлкәсендә туган. 1942 елда хәбәрсез югалган.Медальон.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International