Татарстан делегациясе «Зур мәктәп пикнигы»нда катнаша

2021 елның 22 мае, шимбә

21 майда Россия мәктәп укучылары хәрәкәте эшчәнлегенә һәм проектларына багышланган Бөтенроссия «Зур мәктәп пикнигы» старт алды. Мәскәүдә илнең барлык төбәкләреннән меңнән артык мәктәп укучылары җыелды. Татарстан исеменнән РДШНЕҢ Татарстан төбәк бүлеге рәисе Динар Сафин җитәкчелегендә 9 кеше катнаша.

Бәйрәмне  ачу тантанасында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» башкарма директоры Ирина Плещева катнашты. Кунаклар Зур мәктәп пикнигы» ның үзенчәлекле  атмосферасын билгеләп үттеләр, балаларга фестивальдә уңышлар теләделәр.

«Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» нең төрле юнәлеш вәкилләре булган Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты әгъзалары кунакларга гамәлдәге проектлар турында сөйләделәр, шулай ук тиздән тормышка ашырылачак яңа идеяләр белән уртаклаштылар.

«Фән» секторыннан Илья Хахин чыгыш ясады: «Бүген мин укучылар үзләре иҗат иткән гаҗәеп уйлап табуларны тәкъдир итә алдым. «Ачык космос» Бөтенроссия проекты темасы да күтәрелде.

Әлеге чара онлайн-дәресләр үткәрүгә һәм иҗади-техник биремнәрне үтәүгә юнәлдерелгән. Шулай ук без Космосны өйрәнү өчен махсус ясалган кече ясалма җир иярченнәре турында фикер алыша алдык. Чара миңа көчле тәэсир калдырды, чөнки мин бу өлкәдә  үз белемнәрем белән дә уртаклаша алдым».

Артур Галиев «РДШ Киберспорт лигасы» концепциясен тәкъдир итте: «Бу юнәлеш РДШда  күптән түгел генә барлыкка килде   Монда катнашып, мин вакытымны файдалы һәм күңелле үткәрәм. әмма зур популярлык казанды. Компьютер уеннары ярдәмендә логик фикерләүне үстерү – бик шәп! Киперспорт-актуаль тема, без максат куярга һәм теләсә кайсы эшкә омтылып, үзеңне җиңеллек белән мотивацияләргә өйрәнәбез. Алга таба, мондый кабатланмас юнәлешне дәвам итәсем килә. Мин бу язның иң текә вакыйгасында – зур мәктәп пикнигында катнаша алуыма шатмын».

Альберт Әгъзамов – хәрби-патриотик юнәлеш мәйданчыгы спикеры: «Безнең команданың эше балаларның РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итү белән кызыксынуларын арттыруга юнәлдерелгән профильле чараларны, шул исәптән хәрби җыеннар, ярышлар, акцияләр оештырудан гыйбарәт. Белем бирү программаларын – интерактив уеннар, семинарлар, ачык лекторийларның мастер-классларын, Россия геройлары белән очрашулар үткәрү тәшкил итә. . Патриотизм ул -  безнең һәрберебездә балачактан салына торган хис, шуңа күрә без барлык укучыларга файда китерә торган мөһим һәм кирәкле рольне башкарабыз, дип саныйм».

Валерия Хасанченко  «Экология»  секторын презентацияләде: «Әйләнә – тирә мохитне саклау-һәр заман кешесенең приоритеты. Әгәр без җирдә тәртиптә һәм комфортта яшәргә телибез икән, аңа  кайгыртучанлык һәм мәхәббәт белән карыйк».

Арина Евдокимова һәм  Арина Тыринова медиа командасын тәкъдим иттеләр: «Зур мәктәп пекнигы»фестиваленда эшләү – зур шатлык, чөнки монда бик шәп мәйданчыклар. Кызыклы очрашулар, мастер-класслар һәм иҗади вакыйгалар безнең күңелдә мәңгелеккә калачак!»

Фестиваль 23 майга кадәр дәвам дәвам итә. Активистлар өчен бик күп иҗади мәйданчыклар, әйдәүче экспертлардан мастер-класслар, күренекле спикерлар, музыкантлар, актерлар һәм спортсменнар белән очрашулар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International