5-7 сыйныфлар өчен «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү озынайтылды. Бу балаларның үзләрне, әти-әниләр, укытучылар теләген истә тотып эшләнелде. 20 май көнне төгәлләнергә тиешле теркәлү 25 майга күчерелә, дип хәбәр итте конкурс оештыручылары.
Конкурс биремнәрен эшләү вакыты да озынайтылачак: уен – 29 май, биремнәрне бәяләү – 3 июнь көннәрендә үтсә, онлайн-әңгәмә графигы 4 июньдә билгеле булачак. 10 июнь көнне финалистлар исемнәре – бу җәйләре «Артек» лагерында үткәрәчәк 600 укучы исемнәре билгеле булачак.
Ә җиңүчеләр Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр «Озын тәнәфес» поездында шәп сәяхәткә юл тотачак.
Катнашучыларны теркәү bolshayaperemena.online. платформасында ачык
«Озын тәнәфес» конкурсы оештыручылары – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ, шулай ук Россия мәктәп укучылары хәрәкәте. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. «Озын тәнәфес» Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Россия Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза.