Казанда «Жемчужина Мира – 2021»XI Халыкара студентлар фестивале узачак

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

«2014-2023 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын, шулай ук туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын гамәлгә ашыру кысаларында, 2021 елның 25 маенда 17:30 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни – күңел ачу үзәгендә «Жемчужина Мира – 2021» XI Халыкара студентлар фестиваленең  финалы узачак.

Бу елны фестиваль финалына  җир шарының төрле илләреннән 12 кыз чыкты:

Россия, Индия, Мадагаскар,Төрекмәнстан, Армения, Шри ланка, Таҗикстан, Танзания, Казахстан, Кытай, Колумбия, Кыргызстан, Үзбәкстан.Катнашучыларның һәрберсе биш этап үтә: сайлап алу этабы, финалга әзерлек, әдәби кичә, Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «туган тел дәресләре» һәм йомгаклаучы финаль этап. Финалда кызлар түбәндәге номинацияләрдә катнашалар: халык костюмнарында дефиле, үз-үзләре турында сөйләү, иҗади презентация, кичке күлмәктән дефиле.

Конкурс этаплары нәтиҗәләрендә  жюри җиңүче кызларны түбәндәге номинацияләрдә билгелиячәк:  «Мисс Жемчужина Мира – 2021», «I Вице-Мисс Жемчужина Мира – 2021», «II Вице-Мисс Жемчужина Мира – 2021».

«Жемчужина Мира – 2021» Халыкара студентлар фестивале –  яшьләрдә матурлык, толерантлык, хөрмәт, аралашу культурасы һәм аралашу сәнгатен тәрбияләүгә юнәлдерелгән мәдәни-массакүләм чара.

Чарага чакыру билетлары буенча керү каралган. Фестивальнең Онлайн трансляциясен Татарстан Республикасының VK һәм OK социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында карарга мөмкин булачак.

Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәренең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан шәһәренең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International