Дамир Фәттахов: «Порт» Яшел Үзәннең төрле яшьләрен җәлеп итү ноктасы булырга тиеш»

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы президенты яңартылган «Порт» яшьләр үзәгендә булды. Экскурцияне  Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм яшьләр үзәге директоры Екатерина Савельева үткәрде.

Исегезгә төшерәбез, Екатерина Савельева «Порт» яшьләр үзәге директоры вазыйфасын биләүгә ачык конкурста җиңүче булды, моңа кадәр ул Яшел Үзән иҗат үзәгендә методист булып эшләде. Кандидатларны сайлап алу беренче тапкыр ачык форматта конкурс нигезендә узды. Теләге булган һәркем гариза бирә алды Конкурсны оештыручылар 18 гариза алды, 5 кандидат конкурс финалына сайлап алынды. Финалистлар дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен белүгә тест уздылар, үзләренең һөнәри тәҗрибәсен һәм яшьләр үзәген үстерү концепциясен тәкъдир иттеләр.

«Порт» яшьләр үзәге бинасы 1960 елда төзелгән. Анда мәктәп урнашкан, ә 2002 елда анда Казан техник университеты филиалы ачылган.  Бераз соңрак объект балалар иҗаты үзәгенә әйләнде, ә 2019 елдан 1722 квадрат метр мәйданлы бинада яшьләр үзәге урнашты.

    Капиталь ремонттан соң, Яшел Үзән яшьләренең заманча конференц-залы барлыкка килде.  Монда видеоконференцияләр, очрашулар, презентацияләр, тренинглар үтә. Технологик остаханәдә яшьләр үз инженер идеяләрен функциональ прототипларга тормышка ашырырга өйрәнә. Бу пространствоның төп бурычы-техник иҗат тәрбияләү, яшьләрне заманча технологияләр белән таныштыру. Остаханә белән рәттән АРТ-мастерская урнашкан.

Монда рәсем сәнгате белән бәйле барлык нәрсәләр: рәсем сәнгате, керамика, hand-made буенча мастер-класслар. Барлык теләүчеләр үзләренең иҗади идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыра, ирекле иҗат белән шөгыльләнә алалар. Уку залында китапларны укырга гына түгел, ә презентацияләргә дә мөмкин. Яшьләр үзәгендә үз кофейнасы белән заманча коворкинг та барлыкка килде. Эш, ял итү өчен универсаль мәйданчык, яшьләрнең очрашу урыны. Әлеге мәйданчыкта балалар үз проектлары һәм идеяләре белән эшли алалар. Дамир Фәттахов үзәк буенча экскурсия вакытында һәр яшьләр үзәгендә үз медиаүзәген булдыру планлаштырылуын әйтте. Биредә медиаүзәк-яшьләр медиаконтент генерациясе белән шөгыльләнә торган урын. Кирәкле техника белән тулысынча җиһазландырылган. Шуңа күрә яшьләр үзәге үзен полиграфик продукция белән тәэмин итә ала. Яшел Үзән яшьләре өчен тагын бер бүләк-тавыш язу студиясе. Музыка һәм вокал композицияләрен язу өчен, барлык кирәкле техника һәм музыка кораллары белән тулы студия бар.

Яшьләр үзәге директоры шулай ук аерым зона булуын билгеләп үтте, анда шәхси консультацияләр һәм төркемдә  эш формалары форматында яшьләр өчен уңайлы һәм сыйфатлы психологик ярдәм күрсәтү өчен психологик хезмәт эшләячәк (тренинглар, семинарлар).

Яшьләр үзәгендә тагын бер концерт-театр залы бар, ул  кәрәзле сәхнә белән  120 урынга исәпләнгән. Күп функцияле спорт залында яшьләр бию һәм спорт белән шөгыльләнә (йога, зумба, степ-аэробика).

Исегезгә төшерәбез, яшьләр үзәгенең дизайны һәм планировкасы Татарстанның яшь архитекторлары тарафыннан эшләнгән иде. Яшьләр үзәк концепциясен эшләүдә иң актив катнашучылар булдылар.

Фәттахов тагын бер кат Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының бурычы - яшьләрнең барлык категорияләре белән эшләү, яшьләргә ачылырга, үзләрен күрсәтергә, идеяләрне тормышка ашыру һәм уңышка ирешү өчен үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирү, дип басым ясады.

«Күпләр безнең принципны белә-яшьләр өчен яшьләрнең үзләреннән башка берни дә барып чыкмаячак. Бу безнең фундаменталь принципларның берсе. Ә «Порт» үзәге - Иң ачык мисалларның берсе. Ул ничек барлыкка килде соң? Башта без Яшел Үзәндә берничә тапкыр фикер алыштык, Анда безнең функциональ заказчы , яшьләр, үз теләкләрен җиткерделәр. Бина төзелгәч, эшебезне җитәкче сайлауларыннан башладык. Тулысынча ачык режимда, конкурс нигезендә хәзерге җитәкче сайланды.

Хәзер дә, «Порт» үз тормышын башлый, үсеш ала башлагач, без, тагын бер кат иҗат, социаль проектлар, формаль булмаган белем алырга теләүчеләр өчен ачык. Кыскасы, үз-үзен тормышка ашырырга теләгән һәркем өчен. «Порт» Яшел Үзәннең төрле яшьләрен җәлеп итү ноктасы булырга тиеш. Балалар өчен дә, шәһәр өчен дә яңа урын булдырыла», - дип нәтиҗә ясады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International