Җәйге каникул чорында 1641 оешмадан 183604 баланың ялын оештыру планлаштырылды. Шулардан 114529 бала шәһәр яны сәламәтләндерү оешмаларында ял итәчәк. Бу 62 % ны тәшкил итә.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры урынбасары, ТР балалар һәм яшьләр ялын оештыру ведомствоара комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТР баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин һәм «Россия милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт учреждениесе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Марат Сәлахиевләр катнашында узган брифингта билгеле булды. Юлламаларның бюджет бәясе профильле программалар һәм тематик юнәлештәге лагерьларда сменага 7640 сумнан 17 975 сумга кадәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, программа кысаларында 55 721 юллама тулысынча республика бюджеты акчалары хисабына тәэмин ителәчәк, гомуми күләме 564,4 млн.сум. Авыр тормыш хәлендә булган 10 810 баланы сәламәтләндерүгә 212,7 млн. сум акча юнәлдереләчәк.
«2021 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан савыктыру кампаниясен финанслау 1 656,1 млн.сум күләмендә планлаштырылган, бу 2020 елга караганда 48,7 млн. сумга артык. Бу ил буенча җәйге ялны финанслауның иң югары дәрәҗәләреннән берсе»,-дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов. Министр шулай ук Татарстан 2021 елда балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруда эчке туристик сәфәрләрне стимуллаштыру программасына кушылды, дип ассызыклады.Исегезгә төшерәбез, федераль программа кысаларында ата-аналар балаларның җәйге лагерь юлламасының яртысын кире кайтара ала. Бүгенге көндә безнең республикадан өч туроператор программага әзерлекнең төп этапларын узды. 7 республика, 16 муниципаль, 15 предприятие һәм оешма туристлык агентлыклары белән килешү төзү стадиясендә.
Спикер балаларның ял вакытында комплекслы куркынычсызлык юнәлешенә игътибарны юнәлтте. Ул янгын куркынычсызлыгы, туклану, профилактик чаралар кебек блокларны билгеләп үтте. Гадәттәгечә, быел балаларны сәламәтләндерү лагерьларында саклау чараларына аерым игътибар биреләчәк. Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, кыска вакыт эчендә лагерьларны категорияләү, иминлек паспортларын әзерләү буенча зур эш башкарылачак.
Ялны оештыру процессында сменаларның эчтәлекле өлеше мөһим өстенлекле бурыч булып кала. «Җәйге ял-яшүсмерләр өчен үзеңне яңача ачу, яңа социаль элемтәләр булдыру һәм, бәлки, киләчәктә тормышта үз урыныңны табу мөмкинлеге дә. Бездә профориентацияне күздә тоткан сменалар бар», - дип ассызыклады министр. Нәкъ менә шуңа күрә, алдагы еллардагы кебек үк, республикада дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре буенча профильле сменалар оештырылачак.
2020 елда Министрлык тарафыннан «Цифрлы гигиена» проекты эшли башлады. Аның мөһим бурычы-Интернетта булган бөтен нәрсәгә карата тәнкыйди фикерләүне формалаштыру һәм цифрлы иммунитетны үстерү.Психологлар катнашында һәм яшүсмерләрнең үзләрен җәлеп итеп эшләнгән интерактив дәресләр быел Казан шәһәренең 10 балалар сәламәтләндерү лагерендә сыналачак. Киләчәктә бу тәҗрибәне республиканың барлык лагерьларына да җәелдерү планлаштырыла. Ялны эчтәлекле итеп оештыруда кадрлар әзерләү мөһим урын алып тора.
Дамир Фәттахов: «Балалар һәм яшьләр ялы өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең белем һәм компетенцияләре билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш. Шулай ук заманча трендларга да туры килсен, аларга балалар белән эшләү үзенчәлеген яхшы аңларга һәм аларга үз мәнфәгатьләренә туры килә торган контент тәкъдим итәргә мөмкинлек бирсен өчен без җитди игътибар бирәбез».
Бүгенгә 23 лагерь төзекләндерелгән, 1 лагерь өр-яңадан төзелгән. Биектау районында «Молодежный» лагере узган елда ук 250 баланы кабул итте.
«Восток» аланы концепциясе космос тематикасы белән бәйле.Ул балаларда бу тема белән кызыксыну уята. Беренче смена 2021 елның 1 июнендә 180 баланы кабул итәчәк.
Белешмә:
Искәртеп узабыз, узган ел covid-19 буенча моңарчы күрелмәгән чикләүләр һәм профилактик чаралар шартларында 139 449 кеше ял иткән (кышкы, язгы, җәйге һәм көзге каникулларны исәпкә алып).
2020 елда балалар ял иткән сәламәтләндерү лагерьлары саны буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең барлык төбәкләре арасында беренче урынны һәм Идел буе федераль округы төбәкләре арасында ял итүнең барлык рәвешләре буенча беренче урынны алды.