29 майда Казан елга портында Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган «Хәтер акциясе» узачак.
Россия тарихында беренче тапкыр тактик-махсус укулар кысаларында, 15 майдан 22 июньгә кадәр, Идел елгасы һәм аның кушылдыклары буенча, Үзәк хәрби округның 12 нче гвардия Кызылбайраклы шәһәр инженерлык бригадасының Понтон ротасына Уфа шәһәреннән, Благовещенск, Яр Чаллы, Казан, Ульяновск, Самара, Вольск шәһәрләре аша күчүе планлаштырыла. Акция 22 июньдә Волгоград шәһәрендә төгәлләнәчәк.
Күргәзмәгә килүчеләр игътибарына заманча һәм сугыш елларындагы инженер кораллары үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Понтон бүлекчәләрнең хәрби эше, инженерлык җиһазларының һәм коралларның үрнәкләре билгеләнеше турында экскурсия вакытында инженерлык гаскәрләренең офицерлары сөйләячәкләр.
Башкала халкы һәм кунаклары 12:30дан 14:00гә кадәр чакырыла