1 июньдә «Созвездие-Йолдызлык» Казанга бушлай туңдырма белән циркта масштаблы тамаша бүләк итәчәк

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Казан дәүләт циркында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең бәйрәм концерты була.

Тамашачыларны яшь артистлар башкаруындагы матур тамаша, шулай ук  курчаклар һәм сабын куыклары рәвешендәге күңел ачу көтә. Бәйрәм хөрмәтенә һәркемгә туңдырма бүләк итеп биреләчәк.

Гадәттәгечә, балаларны яклау көнендә, республиканың беренче затлары 2021 елда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең 40 лауреатына һәм җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырачак.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, бу - Татарстан Президенты кушуы буенча фестиваль хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган беренче проект. Аның сүзләренә караганда, «Созвездие-Йолдызлык»ның финал концертларын һәркем күрә алмый, шуңа күрә, алдан теркәлү шарты белән, керү түләүсез булачак.

Циркта узган бәйрәм концертында фестивальнең иң яхшы номерлары тәкъдим ителәчәк. «Созвездие-Йолдызлык» лауреатлары һәм җиңүчеләре бу кичтә тамашачыларны дәртле эстрада номерлары һәм композицияләре белән сөендерәчәк. Чара фестиваль гимны, «Кояш дискотекасы» җыры белән тәмамланачак.

Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» зур фестиваль хәрәкәте ел саен ТР Президенты патронажы  һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел фестиваль 1 июньдә бәйрәм концерты ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сириус» белем бирү үзәге һәм талантлар университеты ярдәмендә узачак.Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды.

1 июньдә бәйрәм концерты ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сириус» белем бирү үзәге һәм талантлар университеты ярдәмендә узачак.Концертка керү ирекле.

 Теркәлү 238-00-63, 238-43-17 телефоннары буенча.

Урыннар саны чикләнгән. Чара барлык санитар таләпләрне исәпкә алып үткәрелә.

Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International