Яшь татарстанлылар  Мәскәүдә «Озын тәнәфес» Бөтенроссия фестивалендә катнашачаклар

2021 елның 29 мае, шимбә

Татарстанның 24 яшь вәкиле Мәскәүнең Горький исемендә парк яр буенда «Озын тәнәфес» Бөтенроссия фестивалендә катнашачаклар. Чара Халыкара балаларны яклау көне кысаларында үткәрелә.

Фестиваль бер үк вакытта 20 артык мәйданчыкта үтәчәк – үзәк сәхнә, зур лекторий, кастинглар зонасы, шулай ук «Озык тәнәфес» конкурсының 12 юнәлешенә багышланган киңлекләр. Компания вәкилләре, федераль ведомстволар һәм әйдәп баручы югары уку йортлары җитәкчеләре, популяр башкаручылар һәм блогерлар балаларга һәм яшүсмерләргә үсеш өчен яңа мөмкинлекләр тәкъдим итәчәкләр

Үзәк сәхнәдә кунакларны Клава КокаNILETTOПолина ГагаринаМанижаВаня ДмитриенкоSTПелагея, «Dabro» төркеме чыгышлары көтәчәк.«Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында теркәлгән катнашучылар Игорь Крутой академиясе, «Республика Kids», «Голос» һәм «Голос.Дети», «Новая волна» һәм «Детская Новая волна», «Синяя птица» Бөтенроссия талантлар бәйгесе, КВН Юниор-Лигасы,  «Озын тәнәфес» мюзиклы, «Таврида» һ.б. әйдәп баручы продюсерлык үзәкләре һәм популяр шоу кастингларында үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алачак.

 Фестиваль мәйданчыкларыннан өстәмә мәгълүмат, программа һәм трансляцияләр «Вконтакте» социаль челтәренең «Большая Перемена» берлегендә (https://vk.com/bpcontest.) ачык булачак.

Мәктәп укучылары өчен «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, «Роспатриотцентр» ФДБУ һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International