Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасында социаль проектларны булдыручылар һәм балалар иҗтимагый оешмалары активистларының очрашуы узды. Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина, «Әтиләр берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, «Балаларда көч» хәйрия фондын гамәлгә куючы Адель Заһретдинов катнашты.
Балалар үзләренең социаль проектлары белән уртаклаштылар. Мәсәлән, «АШбот» проекты (максаты-Казан шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр арасында дөрес туклануны (шул исәптән мәктәп балаларының да) популярлаштыру), һөнәри үзбилгеләнеш турындагы «Штурманнар» проекты, сурдобелгечләрнең активистларны ишарәләр теленә өйрәтүе турындагы «Һәркем өчен ачык» проекты, «Әдәбият. Иҗат. Сәнгать» дип исемләнгән әдәби смена оештыру һәм үткәрү, яшүсмерләр урам-иммерсив театрын булдыру турындагы «Синнән тыш» проекты һәм өстәл спорт уеннары аша мөмкинлекләре чикләнгән балаларның коммуникатив һәм социаль практикаларын үстерүгә юнәлдерелгән «Тигез мөмкинлекләр уеннары» проекты.
Очрашу барышында иҗтимагый берләшмәләр активистларына Татарстан муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ителде.
Исегезгә төшерәбез, быел ТР Иҗтимагый палатасында һәм ТР балалар оешмалары советына 15 ел тулды. Балалар «Иҗтимагый тандем» проекты рәвешендәге унбиш еллыкка уртак идея тәкъдим иттеләр, анда ТР Иҗтимагый палатасының 15 әгъзасы балалар оешмаларының 15 активисты өчен остазлар булачак һәм бергәләп игелекле эш яки проектны гамәлгә ашырачаклар. Шул рәвешле, оешмаларның 15 еллыгына 15 игелекле эш берлектә башкарылачак.