Рөстәм Миңнеханов «Восток» балалар лагеренда булды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган «Восток» лагеренда булды. Шулай ук чарада ТР Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. бар иде.

«Җәй – балаларга» лагерьларын яңарту буенча Президент программасы ярдәмендә әлеге лагерьда инфраструктураны яңарту эшләре алып барылды.

«Восток» балалар лагере 1969 елда «Восток-1» Беренче космик корабль-спутнигы төзелүгә ун ел тулу уңаеннан төзелгән.Шул чордан башлап анда 30 меңнән артык бала һәм яшүсмер үзләренең сәламәтлеген ныгыткан. 2020 елда лагерь тулысынча яңартылды. Анда 7 заманча корпус, ашханә, спорт мәйданчыклары төзелде, территория яңартылды. Проект архитекторлары лагерьның тарихи уникальлеген саклап калдылар: һәр корпусның фасадында танылган космонавтларның портретлары сурәтләнгән, ә территориянең бизәлешендә космик тематика кулланылган.

«Восток» лагере балаларны төгәл фәннәргә, астрономия, космология, авионика, аэродинамика, илебез космонавтикасы һәм авиация тарихына өйрәтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов балаларны уку елының тәмамлануы белән котлады һәм күңелле, файдалы ял теләде. «Бала чакта мин ике тапкыр лагерда булдым. Мин анда бик күп яңа дуслар таптым,- диде президент. – Мин ышанам: сезгә монда бик күңелле булыр. Бу лагерьда сезнең өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Сез яшь, креатив, көчегез ташып тора. Сез барысын да булдырачаксыз».

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов территорияне карап чыкты, йокы корпусларында, спорт мәйданчыгында, ашханәдә, клубта һәм медпунктта булды.

«Быел кешенең беренче тапкыр  космоска очуына 60 ел тулды һәм быел безнең «Восток»лагереның яңа тормышына старт бирүебез символик мәгънәгә ия. Капиталь ремонттан соң,  лагерьда ял итүче балалар саны  сменага 200 кешегә кадәр артты. Безнең бурыч-һәр районда балалар ялы өчен сыйфатлы лагерь барлыкка килү, ул яшүсмерләрне сәламәтләндерү һәм үстерү өчен универсаль мәйданчык булачак», - дип ассызыклады Дамир Фәттахов. Министр сүзләре буенча, быел лагерьда 4 смена оештырылачак.   «Время молодых» дип аталган беренче смена инде эшли башлады. Анда 180 бала ял итә.  Бу сменада яшь кандидатлар космос, авиация, Космонавт һәм очучыларны очышка әзерләү буенча башлангыч белем алачаклар.

Исегезгә төшерәбез, программа кысаларында республиканың 94 муниципаль лагереның инфраструктурасын тулысынча яңарту планлаштырыла, барлыгы 7 млрд.сумлык. . Программа лагерьларны ремонтлау гына түгел, аларның үткәрү сәләтен дә арттырырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көнгә 23 лагерьда яңарту үткәрелгән, ә 1 лагерь өр-яңадан төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International