Татарстанда «Бердәм Россия» алдан тавыш бирү нәтиҗәләре ясалды. Дәүләт Думасына сайлауларда 96 кандидат катнашты. Алдан тавыш бирү 24 майдан алып 30 майга кадәр сузылды. Татарстанда сайлаучылар pg.er.ru сайтында онлайн рәвештә яисә турыдан-туры тавыш бирә алдылар. Барлыгы праймеризда 378 480 тавыш бирүче булды, ул республиканың 12,9% өлешен тәшкил итә. Азаккы көнне Татарстанда 557 тавыш бирү ноктасы ачылды. Яшьләр сәясәтенең лидерлары урыннары түбәндәгечә бүленде:
- 1 урын (гомуми исемлектә 26 урын - 22.480 тавыш)
Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы
- 2 урын (гомуми исемлектә 27 урын - 20.150 тавыш)
Айнур Халиев, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Балалар иҗаты үзәге» МББУ педагог-оештыручысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы
- 3 урын (гомуми исемлектә 31 урын - 12.490 тавыш)
Алла Абросимова, «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» ДБУнең яшьләр белән эшләү буенча белгече, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте рәисе
- 4 урын (гомуми исемлектә 37 урын – 7.553 тавыш)
Дмитрий Вәлиев, Яшел Үзән «Бердәм Россия яшь Гвардиясе» яшьләр оешмасы җитәкчесе
- 5 урын (гомуми исемлектә 42 урын – 6.930 тавыш)
Айдар Сәгытдинов, «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре берлеге» РИО советы рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы
- 6 урын (гомуми исемлектә 43 урын – 6.926 тавыш)
Кирилл Белоногов, Әлмәт Студентлар лигасы җирле яшьләр иҗтимагый оешмасының «Фандрайзинг» юнәлеше җитәкчесе
- 7 урын (гомуми исемлектә 51 урын - 6.606 тавыш)
Руслан Шиһабетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы
- 8 урын (гомуми исемлектә 54 урын -6.416 тавыш)
Эльдар Галләмов, икътисад мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте Киңәшчесе
- 9 урын (гомуми исемлектә 64 урын -6.047 тавыш)
Павел Завалин-Ухорский, «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы
- 10 урын (гомуми исемлектә 72 урын -5.749 тавыш)
Диләрә Сатикова, «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы
Мәскәү бермандатлы сайлау округы:
Дамир Нургалиев, Татарстанда "ГХФ яшьләр" командасы координаторы (12.586 тавыш)
Бермандатлы Үзәк сайлау округы:
Анна Макарова, «волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк координаторы, Казан яшьләр парламенты әгъзасы (4.895 тавыш)